Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аның дәресләре кыңгырау чыңлавы белән генә тәмамланмаган

Алар укучыларның бер-берсенә, тормышка, дөньяга мөнәсәбәтендә дәвам иткән.

Зинаида Александровна дәресләргә елмаеп килеп кергән, аның йөзеннән беркайчан да елмаю китми кебек тоелган.

Ул белем биргән Яңа Тимошкино төп мәктәбе укучылары бүген мөгаллимне менә шундый итеп хәтерлиләр.

Укытучы көне алдыннан редакциягә педагог Зинаида Ямукова турында язуны үтенеп, аның бүген инде үзләре төрле тармак ветераннары булган элеккеге укучылары мөрәҗәгать итте.

– Зинаида Александровна немец теле укытты. Катлаулы булуга карамастан, без бу фәнне ярата идек, – дип сөйләделәр алар. – Ә аңа кызыксынуның сере гади иде – укытучы безнең барыбызга да – укуга омтылучыларга да, ялкаурак укучыларга да, зирәкләргә дә, тыйнакларга да бертөрле мөнәсәбәттә булды. Аның «авыр» укучылары юк иде һәм безне ул бер үк дәрәҗәдә яратып укытты. Алмашлыкларның яисә фигыльләрнең төрләнешен аңлатканда, ул кинәт кенә кешеләрнең билгеләнеше, яшәү мәгънәсе турында сөйләп китәр иде... Ул вакытта безне кызыксындырган бөтен нәрсә турында да.

Ә аның җаваплары уйларга, фикерләргә мәҗбүр итте. Ә бит аңа җиңел түгел иде – ул күрше Ерепкино авылында яшәде һәм һәр көнне 3 чакрым юл узып эшкә йөрде. Параллель сыйныфларда 25-30ар бала укый идек. Хәзер күз алдына китерсәң, аңа күпме дәфтәр тикшерергә кирәк булган да, планнар күпме вакытны алган. Ә бит Зинаида Александровна, 50 ел бергә бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән ире белән биш бала тәрбияләп үстерделәр, хуҗалык тоттылар. Ул вакытта авыл укытучысының язмышы җиңел түгел иде.

Укытучы өчен аның эшен укучыларының дәвам итүе иң зур бүләк булуы һәркемгә мәгълүм. Бүген Яңа Тимошкино мәктәбе укытучылар коллективының яртысы – Зинаида Александровна шәкертләре. Һәм бу – аның белем бирү өлкәсендә куйган хезмәтенең юкка булмавына яхшы дәлил.

Ветеран-педагог бүген дә актив тормыш позициясе үрнәге булып тора. Без Ерепкинога килгән көнне ул берничә авылдашы белән поселокка кергән юл буендагы чокырны санкциясез чүплектән чистартуда катнаша иде. Халыкара өлкәннәр көне һәм Укытучы көне алдыннан педагогика ветеранын мәктәп директоры Николай Сандимиров котлады. Бу, Зинаида Александровна безнең белән хушлашканда таныганча, аның өчен бәйрәмнәргә иң яхшы бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев