Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Антка тугрылык белән: Аксубайдан икенче язгы төркем хезмәткә китте

Бүген Хәрби Дан мемориалында армия хезмәтенә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыю пунктына чираттагы озату булды.

Бу дулкынландыргыч вакыйга булачак солдатларны, аларның туганнарын һәм хөрмәтле кунакларны җыйды.

Вакытлы хәрби хезмәткә алынучылар арасында – Аксубайдан Никита Фисанов һәм Максим Мельников, Кәкре Күлдән Григорий Башатов, Владимир Львов, Рус Кармәтеннән Александр һәм Дмитрий Шуваловлар.

Егетләргә хәер-фатихалы сүзләр белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.

– Армия – теләсә кайсы ир-егет өчен тормыш мәктәбе ул. Биредә кешенең холкы чыныга, дисциплина һәм җаваплылык тәрбияләнә. Өйгә кайтканда сез гаиләгезнең таянычы һәм үзегездән кечеләр өчен үрнәк булачаксыз, – дип билгеләп үтте ул.

Булачак солдатларга Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары урынбасары Радик Әмиров уңышлар теләде. Гомеренең күп елларын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов та хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәер-фатихасын бирде.

Шулай ук «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасы вәкилләре Виталий Маркин, Флен Зәйнуллин һәм Алексей Бобов та егетләргә җылы сүзләр әйттеләр:

–Антка тугры һәм намуслы хезмәт итегез – без сезнең белән горурланачакбыз, – диделәр алар.

Егетләр өлкәннәрнең теләк-киңәшләрен игътибар белән тыңладылар. Митинг хәрби хезмәткә чакырылучыларга туганнары белән элемтәдә тору өчен кәрәзле телефоннар тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев