Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аномаль һава торышы шартларында район иминлеген тәэмин итәргә

Район Советында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы булды

Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссиясенең планнан тыш утырышы тәмамлангач, район комиссиясе рәисе Станислав Зайцев районда килеп туган хәлгә бәя бирде.

– Хәл катлаулы, – диде ул. – Район территориясендә күзәтелгән көчле кар явуы һәм җил ярдәмендә юлларда тоткарлыклар барлыкка килде. Шулай ук җомгадан башлап ял көннәрендә дә һава шартларының көйсезләнүе фаразлана. Шуңа бәйле рәвештә кизү тору бригадаларының һәм ашыгыч техник хезмәтләрнең эшен активлаштырырга кирәк.

Катлаулы метеошартларда районның нормаль эшчәнлеген, транспортның өзлексез хәрәкәтен һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен тиешле шартлар тудыру максатыннан комиссия берничә карар кабул итте.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе күрсәтмәләренең төп пунктлары:

оешмалар җитәкчеләренә – һава шартлары начарланганда «Буран» планын үтәү өчен ведомость нигезендә техника бүлеп бирүне тәэмин итәргә;
авыл җирлекләре башлыкларына һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесенә:

- кышкы чорда янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларына һәм торак пунктлар урамнарына керү юлларын тәэмин итәргә;

-социаль-мәдәни көнкүреш объектларының түбәләрен һәм корылмаларын кардан чистартуны оештырырга;

-биналарның ничә катлы булуына бәйсез рәвештә, торак биналар буйлап юлларны тупиктан әйләнеп узу мөмкинлекләрен эшләргә, юлларны ябу яки ремонтка ябу, яисә башка сәбәпләр аркасында биналарга һәм корылмаларга керү тоткарлыклары турында ашыгыч оператив хезмәтләр бүлекчәләренә кичекмәстән мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә;

«Нурлат җылылык челтәрләренә» – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә булган барлык янгын гидрантларын чиста һәм аларга керү юлларын төзек хәлдә тотарга;

идарәче компаниягә – йортларга якын территорияләрне, үтеп йөри торган хәлдә тоту, йорт һәм корылмаларның түбәләрен кардан чистартырга;

хезмәт җитәкчеләренә – уңайсыз метеорологик күренешләр (бураннар, түбән һава температурасы) чорында район халкының тормышын тәэмин итү системаларына, инженерлык челтәрләренә оператив хезмәт күрсәтү буенча авария-ремонт бригадаларын оештырырга һәм аларны эш хәлендә тотарга.
Кар бураннары нәтиҗәсендә барлыкка килгән уңайсыз шартларда шулай ук гражданнарның хәлне аңлавы да таләп ителә – районда булган техника барлык юлларда да бер үк вакытта карны чистартып өлгерә алмый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы утырышында, аномаль һава торышы шартларында юлларны кардан чистарту өч көн дәвамында башкарыла ала, дип билгеләп үттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев