Анна Шугаева эшенә язучы Альберт Лиханов бәя бирде
В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Анна Шугаева «Читаем Альберта Лиханова: книги о вере, надежде, любви» Бөтенроссия укучылар бәйгесендә җиңүче булды.
Бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Халыкара балаларны яклау көненә 70 ел тулуга, БМО Бала хокуклары Конвенциясенең 30 еллыгына һәм А.А. Лихановның тууына 85 ел тулуга багышланды. Аннаның уңышын әнисе – җитәкчесе – Иске Мокшино мәктәбенең югары квалификацион категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Шугаева да уртаклаша.
Анна «Как одолеть беду» номинациясендә лауреат булды. Иң яхшы дип табылган эшләрнең авторлары жюри рәисе, язучы Альберт Анатольевич Лиханов тарафыннан шәхсән билгеләп үтелде. Алар арасында Аннаның эше (эссе) дә бар. Ул үзенең тикшеренү эшен язучының китаплары битләре буенча, тормышның әхлаки якларына кагылып язган. Ул җәмгыятьтә очрарга мөмкин булган тискәре күренешләр: олылар дөньясының катгыйлыгы, балаларның киң күңеллеге турында сөйли. Шулай ук үзеңне яхшылык, мәрхәмәтлелек, ярату белән сынап карау мөмкинлеген анализлаган. Яшь автор моны эшләү ничек авыр булуы турында фикер йөртә. Кешелек эгоизмы менә шул була инде, кызганыч, аның иге-чиге юк, аны җиңүе кыен. Анна үз эшендә дөньяның ничек төзелүе турында тирән уйлана.
Автор фикеренчә, кеше – мәрхәмәт иясе. «Тик андый булу өчен – укырга кирәк», – аның фикерләүләренең нәтиҗәсе әнә шундый.
– Лихановның китапларын укыйсың һәм тормыш сабагы аласың, – дип уртаклаша Анна, – кешедә иң мөһиме – “күңел, фикерләр һәм гамәлләр” булуын аңлыйсың.
Бәйге лауреатлары Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырылган иде, тик, коронавируска бәйле хәл аркасында, оештыручылар Россия башкаласына өч көнлек сәфәрне кире какты. Шуңа да кармастан, бу җиңүнең әһәмиятен киметми.
Фото Анна Шугаеваның шәхси альбомыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев