Әнисен сагынган саен, малай шыпырт кына өенә йөгереп кайта торган була
Ул өлкән абыйсы Минзакир гаиләсендә үскән.
Әнисенә биш кечкенә бертуганын үстерү җиңел булмаганын күреп, Исмәгыйльне тәрбияләүне өлкән абыйсы Минзакир үз өстенә ала.
Үзенең озын гомерле булуы белән районның хөрмәткә лаек ветераны өлкән абыйсына бурычлы.
Гәрчә 1945 елда Хәсән Моратшин һәм аның ике олы улы сугыштан туган авылларына әйләнеп кайткач, гаиләдә ипи һәм бәрәңге барлыкка килсә дә, берсеннән-берсе кечкенә биш баланы үстерү җиңел булмый.
– Дүрт ел буена әнинең авыр сугыш елларын үз җилкәсендә ничек кичерүе акылга сыймаслык,— дип сөйли Исмәгыйль Хәсән улы.
Минзакирга һәм аның хатынына Аллаһы Тәгалә бала сөю бәхете язмаган була, һәм кече энесен ул үз баласыдай тәрбияләп үстерә. Әмма, әнисен сагынган мизгелләрдә, сабый качып кына өйләренә йөгереп кайта торган була.
– Әни мине күз яшьләренә тыгылып кочаклап ала иде һәм мин үземне янә бәхетле хис итә идем, – дип искә ала Исмәгыйль Хәсән улы.
Мәктәптә Исмәгыйль гаҗәеп белемгә омтылучан булуы белән аерылып тора. Аны бигрәк тә төгәл фәннәр җәлеп иткән. Исмәгыйль бик яшьли эшли башлый. Вахитов исемендәге колхозда кыр бригадасында учетчик булып эшли башлаганда аңа нибары унөч кенә яшь була.
Яшүсмер 7 сыйныфтан соң Иске Ибрай урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Ярым ач булу да, өскә һәм аякка киярлек кием булмау да аның өчен киртә булмый. Җәйге каникул вакытында үсмер, авыл осталары белән бергә кызыл балчыктан кирпеч җитештерергә өйрәнә. Беренче хезмәт хакына үзенә аяк киеме сатып ала. Икенче җәйдә эшләп тапкан акчага велосипед сатып ала, ул заманда бу машина сатып алуга тиң була. Иске Кыязлыда ул вакытта бу ике тәгәрмәчле техника нибары ике берәмлек кенә булган.
Төрекмәнстанда узган сроклы хезмәттән Исмәгыйль Моратшин “Катюша” ракета комплексы расчеты командиры булып кайта. Авыл мәдәният учагын җитәкләргә тәкъдим иткәч, шатланып риза була. Эш кызыклы булса да, егет башка нәрсә турында хыяллана. Юбиляр үзе әйткәнчә, ул иң матур һәм иң тыйнак авылдаш кызга өйләнә, ул бөтен нәрсәдә ирен хуплый, шул исәптән аның югары белем турындагы хыялын да.
Озакламый Исмәгыйль Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә. Ләкин шул рәвешле ниятләгәннәрне тормышка ашыра алмаячагын аңлый. Һәм көндезге бүлеккә күчә. Яшь гаилә Казанга күченә. Нәсимә заводка эшкә керешә, эштән соң кичке мәктәптә белем ала. Ул да бик үҗәт һәм тырыш була.
Диплом алуга яңа белгечне Кострома өлкәсенә җибәрәләр, анда ул беркадәр вакыт авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад бүлеген җитәкли. Яшь белгечнең потенциалын күреп, өлкәнең иң эре «Елегинский» совхозына баш агроном итеп билгелиләр.
1970 елда, практиканы эшләп бетергәч, Моратшиннар туган якларына әйләнеп кайталар. Нәсимә Закир кызы агроном белгечлеге буенча Тәтеш техникум тәмамлый. Исмәгыйль Хәсән улы үзе күпмедер вакыт “Аксубай” совхозының баш агрономы булып эшли, аннары авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфаты буенча Дәүләт инспекциясе инспекторы итеп күчерелә. Шул ук елны авыл хуҗалыгы идарәсенең план-икътисад бүлеген җитәкли башлый, анда ул сигез ел хезмәт куя.
1978 елның ноябрендә Ленин исемендәге колхозга җитәкче сыйфатында җибәрелә.
10 ел эчендә ике тапкыр – 1973 һәм 1977 елларда колхоз социалистик ярышларда җиңүче була. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсе булып «Хезмәттә аерылып торган өчен» медале тора.
1988 елда Исмәгыйль Моратшинга Аксубай район комитеты партиясе бюросы карары белән район советының план бүлеген җитәкләүне ышандырып тапшыралар.
Җәмгыятьтә һәм дәүләттә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә район планы рәисе вазыйфасын район хакимияте башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары итеп үзгәртәләр.
Һәм бу амплуада Исмәгыйль Хәсән улы иҗтимагый-икътисадый формация алышынуның иң катлаулы елларында тагын 10 ел эшли.
1998 елдан лаеклы ялга киткәнче, ул районның җир комитетын җитәкли. Бу урында «Татарстанның мактаулы җир төзүчесе» исеменә лаек була.
2002 елда Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Әмма лаеклы ялда да Исмәгыйль Хәсән улы ике ел дәвамында районның иҗтимагый советын җитәкли, сәяси һәм икътисадый яктан иң кыен вакытта якташларына – гади гражданнарга мөһим проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә.
Моратшиннар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алар, югары белем алып, күңелләренә хуш килгән хезмәтне сайлаганнар, барысы да, әтисе белән әнисе кебек, һөнәрләрендә булдыклылар.
– Минем тормышым кемгәдер үрнәк булыр дип уйламыйм, – ди юбиляр.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән тапшырылган Рәхмәт хатын укыганда моңа тагын бер кат инанасың. “Аксубай районында күп кенә игелекле эшләр Сезнең исемегез белән бәйле. Талантлы җитәкче, авыл хуҗалыгы производствосын оста оештыручы буларак, Сез яшь буын өчен үрнәк булып торасыз”, – диелгән котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев