Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Әни – ул рухи көч, мәхәббәт һәм сабырлык

Иске Тимошкино авылында яшәүче Зинаида Козлова, балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы казанышлары өчен, ТРның «Ана даны» медале белән бүләкләүгә тәкъдим ителде.

Авыл хезмәтчәне гаиләсендә туып, ул кечкенәдән үк хезмәткә мәхәббәт һәм якыннары турында кайгыртуны сеңдергән. Шуңа күрә, бәлки, һөнәрен дә шундыйны сайлагандыр: Зинаида Алексеевна унбиш елдан артык социаль хезмәткәр булып эшли. Ул авылдагы ялгыз өлкәннәр өчен терәк һәм ярдәмче булып тора. Аның игелеге һәм игътибарлылыгы чыннан да ярдәмгә һәм  кайгыртуга мохтаҗларның йөрәкләрен җылыта. Зинаида Алексеевнаның биш баласы. Олылары инде үсеп җиткәннәр, үз тормыш юлларын, һөнәрләрен сайлаганнар. Светлана, Түбән Камада башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Елена һәм Мария Лаеш техникумын тәмамлаганнар, Казанда яшиләр һәм эшлиләр. Фома – студент, булачак программист. Уку йортын тәмамлагач, армиядә хезмәт итәргә планлаштыра. Кечкенәсе, Илья – җиденче сыйныф укучысы – әнисенең төп ярдәмчесе. 

Ни аяныч, зур тату гаиләгә авыр югалту кичерергә туры килгән – гаилә башлыгы вафат булган. Зинаида Алексеевна, балаларына үзе өчен дә, аларның әтиләре өчен дә мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп, әлеге зур хәсрәтне сынмый-сыгылмый кичергән.  

erid: 2Vtzqw6pLty

Козловлар гаиләсендә үзара аңлашу һәм хөрмәт хөкем сөрә. Балалар хезмәт сөючән, тәрбияле һәм ярдәмчел булып үскәннәр.  Әниләре алар өчен рухи көч, сабырлык һәм мәхәббәтнең төп үрнәге булып кала. Авырлыкларга һәм ирен югалтуга карамастан, ул үзенең тормыш юлын лаеклы һәм ышанычлы алып бара, балаларына һәм авылдашларына ярдәм итүен дәвам итә.

–Балалар – тормышта төп этәргеч. Минем тирәмдә – яхшы, игелекле кешеләр. Мин менә шундый мохиттә яшим һәм эшлим, – ди күп балалы әни. 

Зинаида авыл халкы өчен – ихласлык һәм кешелеклелек үрнәге. Ул һәрвакыт күршеләренә ярдәм итәргә әзер, үзенең зур хуҗалыгын кайгырта һәм шул ук вакытта якыннарын да онытмый. Үзенең игелеклелеге һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында ул тирән ихтирамга һәм янәшәдәгеләрнең мәхәббәтенә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев