Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Әни белән кызчык махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итәләр

Яңа Ибрайдан Гөлчәчәк Хәйретдинова һәм аның кечкенә кызы Зилә матур шкатулкалар һәм фигуркалар ясыйлар, буйыйлар һәм әзер булгач, аларны социаль челтәрләр аша саталар.

Ә үзләренең сувенир әйберләрен саткан акчага махсус хәрби операциядәге якташ-сугышчылар өчен кирәкле әйберләр алып, аларны район үзәгендәге волонтерлар пунктына китереп тапшыралар. Әни белән кызчык, шул рәвешле җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Соңгы тапкыр алар сугышчы-якташлар өчен 3 урын-җир комплекты һәм 20 пар оек алып килгәннәр.

– Зилә, солдатларга ярдәм иткәнең өчен, сиңа бик зур рәхмәт. Синең һәр иртәң әниеңнең ягымлы елмаюыннан башлансын, – дип җылы рәхмәт сүзләрен юллаганнар районның волонтер хатын-кызлары.

Зиләнең әнисе Гөлчәчәк Сабирҗан кызы махсус хәрби операция башланганнан алып, сугышчыларга даими ярдәм итеп тора. Бу юлы ул югарыда атап үтелгән әйберләргә өстәп, мантый пешерү җайланмасы, тукымалар һәм йоклау капчыклары тегү өчен материаллар да тапшырган. Бу әйберләрнең барысы да Донецк өлкәсенә китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев