Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ана – бөек исем, нәрсә җитә ана булуга...

Яңа Дума авылында гомер итүче, гаилә учагын һәм гореф-гадәтләрне саклаучы Рәхимә Шәйхи кызы Шәфигуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны район башлыгы Камил Гилманов һәм Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров җылы котладылар. Тантана сәбәпчесе рәсми затларны ачык йөз белән каршы алды, якташларын бала чакларыннан ук хәтерләвен билгеләп үтте.


–Бүген сезнең олы юбилеегыз. Шунысы куанычлы, районда озак гомерлеләр байтак. Әгәр кешене картлык көнендә балалары, оныклары әйләндереп ала икән, димәк, ул тулы канлы тормыш белән яшәгән, – дип билгеләп үтте район башлыгы.


Рәхимә Шәйхи кызы – күп балалы ана. Алты улы, ике кызы, егерме оныгы, унбиш оныкчыгы һәм оныкчыгының  нарасые – аңа тормыш бүләк иткән бәяләп бетергесез зур мирас.


Элеккеге бәхетен хәтерләмәгән кеше бүген инде карт, диләр. Рәхимә Шәйхи кызының күзләреннән нур бөркелә – 90 яшендә дә аның дәрте, энергиясе ташып тора, аңа һич кенә дә үз яшен бирә алмыйсың. Озын гомерлелек – Аллаһы Тәгалә бүләге, ди ул. Әмма якыннары әниләренә, әбиләренә озын гомерне Ходай игелекле, гафу итә торган йөрәкле булганы, акыллы киңәшләре, җылы куллары, кунакчыллыгы өчен бирелгәнен төгәл белә.


Ун яшеннән әнисез калган Рәхимә апа гомер буе үги әнисенә рәхмәтле булып яши, ул аның өчен якын кешесенә әверелә. Хәзерге вакытта гүр иясе булган ире белән 56 ел бергә тулы һәм бәхетле тормышта яшиләр алар. Балалары да беркайчан да әти-әниләренең битенә кызыллык китермиләр, хәзер дә тормышта ныклы таяныч булып торалар. Әбекәй киленнәрен дә кызлары кебек күрә, ә алар, үз чиратларында, аның һәрвакыт гадел, ачык йөзле булуын, балалар тәрбияләшүдә булышуын билгеләп үттеләр.


Ата-ана нигезе янәшәсендә генә улы Илгизәр йорт торгызган, төпчек балага хас булганча, ул әнисен карап, тәрбияләп тора. Юбилярның тәрәзәләрендә һәрчак ут яна, ә ишеге бер дә ябылып тормый – балалары, оныклары яраткан әниләренең, әбиләренең һәрчак кайтып хәлен белеп торалар.


– Рәхмәт, әни, безне лаеклы кешеләр итеп тәрбияләгән өчен, беләм, әти белән сезгә җиңел булмады. Безнең сиңа теләгебез бер генә, безне шатландырып, янәшәбездә мөмкин кадәр озаграк яшәсәң иде, – дип теләде әнисенә бәйрәм өстәле артында өлкән улы Илгиз.


Балалар үзләренең шәхси үрнәкләрендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләренә рәхмәтле – әни кеше башта колхозда, чирек гасыр – авыл советында җыештыручы булып эшләгән, ә әтиләре балта остасы булган. Алар йортта һәрберсенең үз вазифасы булуы турында уртаклаштылар – малайларга су китерү, кышка утын әзерләү, мал-туарларны карау эшләре йөкләнгән булса, кызлар өйдә әниләренең ярдәмчеләре булган.


Оныклары беравыздан, безнең әбиебез – иң яхшы әби, дип билгеләп үттеләр. Ул аларны тормыш серләренә өйрәткән, шуңа да алар бүген әбиләре янына теләп киләләр.


– Әби янында куну безнең өчен зур бәхет иде, бергәләп чәй эчә, серләшә идек. Озын кышкы кичләрдә әбием безне бәйләргә өйрәтте, ә җәй көне без аңа бакчада ярдәм итә идек. Безнең әби әле һәвәскәр бакчачы да, – дип сөйләделәр оныклары.


Юбиляр бүгенге көндә үзе яшәгән уңайлы, иркен йортны тормыш иптәшенең уллары белән бергә төзүләрен горурлык хисләре белән билгеләп үтте.


– Мин балаларымның, оныкларымның игътибары һәм хөрмәтендә яшим. Миңа озын гомер һәм сәламәтлек биргән Аллаһы Тәгаләгә балаларымны, оныкларымны, оныкчыкларымны да ярдәменнән ташламасын дип дога кылам. Туган һәр таңга сөенеп яшим. Мин бәхетле гомер юлы үттем, шөкер, бүген дә якыннарым янәшәсендә бәхетле картлык кичерәм, – дип уртаклашты күп балалы ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев