Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алтын юбилярларны хөрмәтләделәр

Район башлыгы Камил Гилманов ирле-хатынлы Лидия Георгиевна һәм Виталий Дмитриевич Третьякларга 50 ел бергә торулары уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырды.

Анда шундый юллар язылган иде: «Сез күп еллардан бирле, гаилә тормышында иң мөһим урынны алып торган – мәхәббәт һәм бер-береңә ышаныч, аңлашу кебек сыйфатларны саклап, тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлыйсыз. Бу еллар дәвамында сез биргән наз якыннарыгызны җылыта. Дус-тату гомер итүче парлар иң югары сүзләргә лаек. 50 ел дәвамында саклап килгән мәхәббәтегез беркайчан да сүнмәсен. Ата-ана йорты балаларыгыз өчен төп, яраткан, ышанычлы урын булсын. Йортыгызга тынычлык телибез һәм хезмәтегез өчен баш иябез”.

Третьяклар гаиләсе Аксубай районы үсеше тарихына үз өлешен кертте. Лидия Георгиевна мәдәният бүлеген җитәкләде, «Буратино» балалар бакчасы мөдире булып эшләде.

Виталий Дмитриевич бөтен хезмәт юлы эшчәнлегендә җитәкче урыннарны биләде – партоешма секретаре, совхоз директоры, район башлыгы урынбасары – 18 ел дәвамында җирле органнар эшен күзәтте, районда барлык сайлау кампанияләре аның җитәкчелеге астында үтте. «Алтын юбилярлар» ике кыз тәрбияләп үстерделәр – Марина һәм Светлана икътисадчылар, Казанда эшлиләр һәм яшиләр. Оныклары Анна, Дарья һәм Данил – Лидия Георгиевна белән Виталий Дмитриевичның горурлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев