Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алмас Минсабир улы ЗАҺИДУЛЛИН

Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Алмас Минсабир улы Заһидуллин 57 нче яшендә, озакка сузылган авырудан вафат булды.

Ул 1963 елның 3 гыйнварында Иске Кыязлы авылында туа. Иске Кыязлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан ветеринария академиясенә укырга керә. Армия хезмәтеннән соң «Түбән Кама» кошчылык фабрикасында зоотехник булып эшләгән.

Төрле елларда «КАМАЗ» АҖнең «Новотроицкий» совхозында баш зоотехник, Түбән Камада ремонт-төзелеш предприятиесе директоры урынбасары булып эшләде.

Читтән торып эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча Татар академиясен тәмамлаган. Аңа икътисад фәннәре докторы дигән мактаулы исем бирелде.

Әмма Алмасны туган ягы һәрчак үзенә тарта. 2001 елда ул Иске Кыязлыга кайта һәм энеләре белән бергә «Алтэкс» ҖЧҖенә нигез сала, күп еллар дәвамында аның җитәкчесе була. Иске Кыязлы авылы халкы авылларының торгызылуын нәкъ менә Алмас Минсабир улының кече ватанына әйләнеп кайту белән бәйлиләр.

Ул элеккеге Вахитов исемендәге колхозны үз канаты астына ала. Ул хуҗалыкны гына түгел, авыл тормышын да саклап калган. Алмас Минсабир улы авыл халкының теләкләренә бер.

Алмас Минсабир улы ЗАҺИДУЛЛИН кайчан да каршы килми, авыл җирлеген төзекләндерүдә -суүткәргеч, урам утларын сузуда, юллар төзүдә һәм Иске Кыязлы мәктәбенә төрле яклап ярдәм итте. Хезмәт кешеләрен, якташларын һәрвакыт хөрмәт итте. Авыл хуҗалыгы предприятиесе белән идарә иткән елларда авылның икътисадый үсеше күтәрелә, ә Алмас Минсабир улы үзен абруйлы җитәкче буларак таныта.

Алмас Минсабир улы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

К. К. Гилманов, А. Ф. Горбунов, Р. М. Галиев, И. М. Моратшин, И. И. Ислямов, С. В. Александров, Г. Дәүләтшин, А. Г. Моратшин, И. С. Могинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев