Алинә Заһитова бокс ярышы тамашасында чыгыш ясаячак
Фигуралы шууда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова бокс буенча күрсәтмә ярышта катнашачак. «Р-Спорт» шул хакта хәбәр итә.
Чыганак мәгълүматлары буенча, 20 яшьлек спортчының көндәшенең исеме соңрак билгеле булачак.
Ә Заһитова үзе социаль челтәрләрдә бокс пирчәткәләре киеп төшкән фотосын урнаштырган һәм: «Ниндидер яңа нәрсәгә әзерләнәм», – дип язып куйган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев