«Җәлил укулары»нда Аксубай мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы исеме иң яхшылар арасында аталды
Аксубай 3 нче мәктәбеннән унынчы сыйныф укучысы Юнысова Камилә әдәби бәйгедә «Җәлилчеләр» номинациясендә 2 урынга лаек булды
Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган VI Халыкара әдәби шигырь укучылар бәйгесе тәмамланды. Чараны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Бөтендөнья татар конгрессы». Бәйге чаралары 8 номинациядә узды.
15 февральдә «СӘЙДӘШ» мәдәни үзәге сәхнәсендә бәйгенең Гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы булды. Юнысова Камиләгә тантаналы шартларда 2 дәрәҗә Диплом тапшырылды. Призерны укытучы-остаз Зилә Билалова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев