Александра Сидерякова районның төзелеш тармагында кырык елга якын хезмәт куйган
Бүген ул, шулай ук Аксубай МСОда хезмәт куйган тормыш иптәшен кайгыртып яши.
Төзелешнең иң катлаулы, физик яктан авыр участокларында эшләгән Николай Алексеевич бүген кеше ярдәменнән башка яши алмый. Үзе әйткәнчә, янәшәсендә кайгыртучан һәм яраткан Александра Александровна булмаса, ул бүген тормышка шатланып яшәр идеме икән. Чөнки ул озак еллар урын өстендә ята.
Аның һәр иртәсе, гадәттәгечә, хатынының елмаюлы карашыннан һәм традицион чәйдән башлана. Авырту-борчулар эреп юкка чыга һәм барысы да үз урынына баса. Әлбәттә инде, махсус хәрби операция зонасында фашизмга каршы көрәшүче якташлар турындагы борчуларны исәпкә алмаганда. Ир белән хатын телевизордан хәрби корреспондетларның репортажларын карап, махсус хәрби операция зонасында барган вакыйгалар турында бергәләп фикер алышып, бу рухи борчуларны да бергә бүлешәләр.
– Безнең бер хыялыбыз бар – Украинада тынычлык урнашсын иде, – ди Александра Александровна. Без аның белән Яңа урамының юбилей бәйрәмендә очраштык, алар инде бу урамда егерме елдан артык яши. –Әлбәттә, безнең сугышчыларыбыз аның территориясен нацизмнан чистартып бетермичә, теләгебез чынга ашмаячак. Шуңа күрә без бөтен күңелебез белән алар янында. Җиңү барысына да һава кебек кирәк. Барысы да оныкларының бәхетле киләчәгенә ышанырга тели, – диде ул, яраткан оныгы Милананы үзенә сыендырып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев