Александр Гуляев истәлегенә сквер төзиләр
Аксубайда Татарстанның беренче урман хуҗалыгы министры, якташыбыз Александр Гуляев истәлегенә сквер төзү дәвам итә.
Сквер шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе советы бинасы артындагы соңгы еллар дәвамында буш торган, ә кайчандыр мәкәп бакчасына булган территориядә урнашачак. Төзү мәйданчыгын әле яздан ук карт агачлардан һәм куаклардан чистарттылар.
Бүгенгесе көнгә территория зоналарга бүленгән, архитектура формалары урнашу мәйданнарына бетон салынган, җир асты электр чыбыклары сузылган. Гуляев паркы проектын иҗтимаги тыңлауларда сөйләштеләр, һәм бистә халкы үзләре дә аның нинди булуын тәкъдим иттеләр дияргә дә була. Республика архитекторлары да үзләренең төзәтмәләрен керттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев