Александр Артемьев: «Иң мөһиме – тырыш хезмәт, үзеңне күңелеңә хуш килгән юнәлештә үстерү»
Бәйрәм алдыннан актив эшләүче яшьләр сорауларга җавап бирде.
Александр Артемьев, 24 яшь, үзмәшгуль:
«Бәйрәм турында күптән түгел генә белдем, бу вакыйга тарихы белән кызыксынганым булмады. Минемчә, хезмәткә сәләтлелек һәм талант яшәү урынына бәйле түгел. Иң мөһиме – тырыш хезмәт, үзеңне күңелеңә хуш килгән юнәлештә үстерү.
Безнең районда спорт ялы яхшы үсеш алган – бассейн, спорт комплексы бар. Һәр ишегалдында диярлек физик күнегүләр өчен мәйданчыклар, табигать кочагында ял итү өчен төзекләндерелгән чишмәләр бар.
Районда яшьләр проблемаларына килгәндә, тикшеренүләр уздырмадым, шуңа күрә бөтен кеше өчен дә җавап бирә алмыйм».
Фото Александр Артемьевның шәхси архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев