Алдакчыларга миллион сумнан артык акча күчергән
Аксубайда яшәүче бер ханым алдакчыларга бер миллион йөз мең сум акча күчергән.
Хатын-кыз интернет аша биоактив өстәмәләргә заказ бирә һәм шуңа бәйле телефоннан компенсация сорап мөрәҗәгать иткән шалтырату аңарда бернинди дә шик тудырмый.
Иң беренче салым түләргә кирәклеге турында хәбәр итәләр. Һәм хатын-кыз ай дәвамында алдакчыларга югарыда телгә алынган сумманы өлешләп күчерә. Зыян күрүче 20 сентябрьдә полициягә гариза яза.
Аксубайда яшәүче балигъ булмаган үсмер пицца китерүгә бәйле алдана. Алдакчылар аңа интернет аша чыгалар һәм заказны алырга кирәклеге, әмма түләү өчен аларның кулында бары тик биш меңлек акчалар гына булуын хәбәр итәләр. Бернидән дә шикләнмәгән егет алдакчыларга дүрт мең сум сдача күчерә.
– Үзегезгә таныш булмаган номердан шалтыратканда, телефонны алмау күпкә хәерле, бигрәк тә акча күчерүгә яки картаны активлаштыруга, онлайн-банкның шәхси кабинетыннан яки банк картасыннан парольне хәбәр итүгә бәйле гамәлләр кылмаска кирәк, – дип кисәтә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе юстиция подполковнигы Эльза Алмакаева.
– Алдакчылар кешегә, эмоцияләр тудырырга теләп, психологик йогынты ясыйлар, кеше югалып кала һәм алар әйткән гамәлләр тәртибен тулысынча үти. Менә шуның өчен әгәр сезгә ят номердан шалтыраталар икән – алмасагыз күпкә яхшырак булачак, әгәр дә алдыгыз һәм телефон трубкасының икенче очындагы адәм үзен кем итеп кенә тәкъдим итсә дә, чит кеше булуын аңлап алу белән сөйләшеп тормыйча, телефонны сүндерегез.
Полиция хезмәткәрләре иминлекне тәэмин итү өчен шулай ук смс-хәбәрләрне ачмаска һәм алар буенча “тирәнгә“ кереп китмәскә киңәш итәләр. Телефонда вируска каршы ышанычлы программа урнаштырылган булырга тиеш, әлбәттә инде аны урнаштыру өчен белгечкә мөрәҗәгать итәргә.
Шикле интернет-сайтлар аша нинди дә булса продукциягә заказ бирергә бөтенләй ярамый. Хәзерге вакытта бертөрле ике сайтлар (сайт-двойниклар) киң таралган, әгәр дә инде сез нәрсәгә дә булса заказ бирергә карар кыласыз икән, беренче эш итеп оешманың реквизитларын чагыштырыгыз һәм реаль сатып алучылар калдырган язмаларны укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев