Аларның гаилә бәхете – дүрт ул һәм бер кыз
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Аксубайдан Хәнифовлар гаиләсе 20 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте.
Чулпан белән Иршат гаилә корганда күп балалы әтиәни булырбыз дип уйламаганнар да. Бүген алар дүрт ул һәм бер кыз тәрбиялиләр. Гаилә оясын алар үзләре булдырганнар, өй төзегәннәр, бакча утыртканнар һәм йорт тирәсен төзекләндергәннәр.
Хәнифовларның олы уллары – Динарга, 19 яшь, ул – Казан аграр университеты студенты. Өчесе – мәктәп укучылары: унынчы сыйныфта белем алучы Зәринә, алтынчы сыйныф укучысы Риналь, икенче сыйныф укучысы Сәйдәр һәм ике яшьлек Айсар. Гаилә белән якыннан танышырга кич белән килдем, чөнки гаилә башлыгы эштән соң кайта, ул «Волга Селект» ҖЧҖдә управляющий – хуҗалыкта бөртеклеләрне урыпҗыю эшләре старт алды. Сүз уңаеннан, өлкән уллары да әтисе белән бергә эшли, агроном буларак практика уза.
–Мин иремне артык борчымыйм, әтием гомере буена җитәкче урыннарда эшләде, эшнең гади булмавын беләм, – ди Чулпан. – Руль артында, өлкән улым да, башка балаларым да ярдәм итәләр. Йокыдан иртәрәк торсаң, барысына да өлгереп була.
Күп балалы әнинең иртә дигәне, иртәнге сәгать дүрт икән, иртәнге аш әзерләргә, бөтен гаиләнең киемнәрен үтүкләргә, мәктәпкә озатырга, бакчага илтергә һәм эшкә вакытында килеп җитәргә кирәк. Ә бит күп балалы ананың вазыйфасы да җаваплы, ул – Территориаль казначылыкның исәп-хисап бүлеге белгеч-эксперты.
Хәнифовлар гаилә бәхетенең сере – гаиләдәге тынычлык, бер-береңә генә түгел, ә балаларга, өлкәннәргә карата да ихтирам һәм хөрмәт. Чулпан – кайнанасы, ә Иршат һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булган хатынының әти-әнисенә карата җылы мөнәсәбәттә. Гаилә традицияләре – әбибабай йортында җыелып, барлык бәйрәмнәрне дә бергәләп билгеләп үтү.
– Гаилә – ул һәрвакыт синең янәшәңдә, ул җылы һәм уңайлы булган өең, – дип уртак фикерләре белән бүлештеләр ир белән хатын. – Балаларыбыз безнең шатлыгыбыз да, горурлыгыбыз да, тормышыбыз мәгънәсе дә, чөнки алар – безнең дәвамчыларыбыз. Без улларыбызның һәм кызыбызның тәртипле, намуслы, хезмәт сөючән булып үсүләрен, барысын да эшли белүләрен, авырлыклардан курыкмауларын телибез. Без аларны шәхси үрнәктә эш сөяргә өйрәтеп тәрбияләргә тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев