Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аларның бурычы – гаиләгә ярдәм итү

Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең эш киңәшмәсендә “ТРда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау“ профилактика һәм мәгълүматлаштыру системасы субъектлары эшен тикшерделәр.

“Ягымлылык“ комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләренең төп максаты уңышсыз гаиләләрне ачыклау һәм гаиләләрне саклап калу, баланың үз гаиләсендә тәрбияләнүе өчен шартлар тудыру.

Бүлектә аның мөдире Наталья Константинова, социаль эшләр буенча белгеч Ольга Уткина, психолог Наталья Енизеркина эшли. Бу өч хезмәткәргә райондагы бөтен гаиләләр белән социаль-тернәкләндерү эшләре алып бару йөкләнгән.

Профилактикалау субъектлары белән берлектә гаиләләрнең һәм балаларның социаль уңышсызлыгы сәбәпләрен һәм факторларын, аларның  социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын нәкъ менә алар ачыклый.

Социаль куркыныч хәлдә булган һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә ярдәм кулы сузалар. Аларга документлар рәсмиләштерүдә, эшкә урнашуда, балаларның ялын оештыруда булышалар.

Мөмкинлекләре чикле балалар белән дә эшлиләр, “Өйгә килеп хәл белү“ технологиясе буенча эш алып баралар. КЦОН базасында “Гаилә кунакханәсе“ клубы эшли, аларның максатчан төркеменә гаиләдә килеп туган бәйләнешле хәлләргә (шул исәптән алкоголь бәйлелеккә) тап булган гражданнар, тәрбиягә  һәм опекунга бала алган гаиләләр, мөмкинлеге чикле бала тәрбияләгән ата-аналар керә.

Бүлектә наркоманияне, алкоголизмны, хокук бозуларны һәм социаль-тискәре гамәлләрне профилактикалау буенча балигъ булмаганнар белән төркемләп һәм аерым-аерым дәресләр үткәрәләр.

“Ягымлылык“ КЦСОНның гаиләгә һәм балага социаль ярдәм бүлегендә  муниципаль мәгълүматлар базасы алып барыла (“ТРда социаль  куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау“ мәгълүматлар системасы).

Бу система социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар белән  үткәрелгән  бөтен тернәкләндерү эшен күзәтеп бару мөмкинлеге бирә.
Аксубай районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе күрсәтмәсе белән Үзәк базасында социаль-тернәкләндерү консилиумы (МСРК) булдырылган.

МСРК – ул  социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны тернәкләндерү буенча  шәхси ведомствоара чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан эшләнгән ведомствоара коллегиаль орган.

Аның составына  барлык профилактикалау системасы субъектлары вәкилләре керә. Киң күләмле функцияләр белән бергә әлеге орган “ТРда социаль  куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау“ базасына хезмәтләр керткән профилактикалау субъектларын контрольдә тота.

Наталья Константинова киңәшмәдә  бу мәгълүматлаштыру системасында ничек эшләргә кирәклеген аңлатты, алгоритмның һәр адымына җентекләп тукталды. Киңәшмәдән соң белгечләр проблемалы моментларны тәфсилләп тикшерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев