Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алар укучыда фәннәргә кызыксыну уята алганнар

Безнең районда биш ел бердәм дәүләт имтиханын “йөз балл”га тапшыручы булмады.

Соңгы тапкыр 100 баллны Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлаучы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Тихонованың укучысы Яна Муллина алган иде.

Ә быел аның тәрбияләнүчесе Егор Симухин, тагын бер тапкыр укытучының профессиональлеген һәм квалификациясен раслап, рус теленнән 95 балл туплады.

– Ләкин мин төп белемнәр иртәрәк, урта звенода салына дип саныйм, – дип билгеләп үтте Людмила Аркадьевна. – Егор безгә Яңа Тимошкино төп мәктәбеннән килде, анда рус теле һәм әдәбиятын минем коллегам Павлова Людмила Витальевна укыта. Шуңа Күрә Егорның казанышы – безнең уртак казанышыбыз.

Август аенда Людмила Тихонованың Иске Тимошкино урта мәктәбе бусагасын атлап керүенә 35 ел була.

– Людмила Аркадьевна – безнең иң яраткан укытучыларыбызның берсе, – дип уртаклашты Егор Симухинның сыйныфташы Ксения Иванова. – Иң сабыр, ихтирамлы һәм аңлаучан. Шуңа күрә безнең мәктәптә рус һәм әдәбият яраткан фәннәр арасында. Һәм, әлбәттә, Светлана Геннадьевна укыткан физика фәне дә. Ул безне шулкадәр яратты ки, без үзебезнең, Яңа Тимошкино мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлагач, ул да безнең арттан Иске Тимошкино мәктәбенә килде. Һәм юкка түгел! Егор физика буенча 100 балл алды, без бөтен сыйныф белән горурланабыз! Сүз уңаеннан, математика буенча сыйныфташым 92 балл туплады!

– Әлбәттә, Егор белән без барыбыз да горурланабыз, – ди Светлана Геннадьевна. – Ләкин 7 нче сыйныфта без фәнне өйрәнә генә башлаганда сез әнисенең аңа ничек ярдәм иткәнен белсәгез иде! Оксана улы белән бергә биремнәрне тырышып чишә, сабырлык белән, конкрет мисалларда, физиканың иң гади законнарын аңлатты. Егор бу фән белән җитди кызыксынгач, мин аңа 8 нче сыйныф өчен биремнәр бирә башладым, ә инде 8 нче сыйныфта 9 нчы һәм 10 нчы сыйныфлар өчен биремнәр бирә идем. Нәтиҗәдә, Егор барлык район фән олимпиадаларында призлы урыннар ала башлады, ә 11 сыйныфта җиңүче дип танылды.

– Ул рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда да, безнең мәктәптә укыганда ук, призлы урыннарга лаек булды, – дип билгеләп үтте Людмила Витальевна. – Максатына ирешүчән Егор яшьтәшләре арасында уку елларында җитдилеге, тыйнаклыгы һәм өлкәннәргә карата хөрмәтле мөнәсәбәте белән аерылып торды. Аны һәрнәрсәдә үрнәк итеп куярга мөмкин иде.

Бу укытучылар БДИда искиткеч нәтиҗәләр күрсәткән укучы турында шундый ярату белән сөйләделәр, бу аңлашыла да, чөнки башкача була да алмый. Педагог һәм остаз елы аларның тормышында мәңгегә профессиональлек расланган Ел булып калачак. Алар укучыларда үз фәннәренә кызыксыну уята гына түгел, ә барлык уку еллары дәвамында аларга ярдәм итә дә алдылар. Ә бу укытучының эшендә иң мөһиме һәм иң авыры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев