Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Алар авырлыклардан курыкмыйлар

Ветеринар һөнәре җәмгыятьтә зур билгеләнешкә ия.

Ул малларның йогышлы авыруларга бәйле иминлеген саклауга, кешеләр һәр көнне  кулланган терлекчелек продукциясе – сөт, ит, йомырка, ит, балык әйберләре иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Ветеринария берләшмәсе коллективы шул көннәрдә үзенең  һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Әлеге мөһим хезмәт башкарган эшләр, аларның проблемалары һәм казанышлары хакында сөйләшү өчен бу тагын бер нигезле сәбәп булды. Районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин белән әңгәмә корабыз.

– Шуны билгеләп үтәсе килә,  күп кенә йогышлы зооавыруларга бәйле безнең район республикада имин җирлек санала. Бу – коллективтагы барлык хезмәткәрләрнең бердәм тырышлыгы.

Берләшмә карамагында – 60 торак пункт. Безнең күзәтү астындагы шәхси секторда 7000 баш мөгезле эре терлек (3700гә якын сыер), 3300 мөгезле  терлек, 150 ат. Шулай ук һәр елны уртача 2000гә якын мәче һәм эткә котыру авыруына каршы профилактик чаралар уздырабыз.

Шулай ук җәмәгать көтүендәге  ун мең баштан артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 5000 баштан артык савым сыеры ветеринарлар карамагында.

Төп профилактик чаралар себер түләмәсе, эмкар, туберкулез, котыру чире, тире асты бөгәлчәне, нодуляр дерматит кебек куркыныч авыруларны профилактикалауга, мөгезле эре терлекләр арасында лейкоз авыруын диагностикалауга юнәлтелгән.

– Рәис Сәлих улы, соңгы вакытта сезнең хезмәттә нинди үзгәрешләр булды?

– Ветберләшмә эшендә позитив үзгәрешләр күп булды. Быел төп корпусның тышкы күренешен тамырдан үзгәрткән административ бинага ремонт ясалды.  Быел безгә малларның тоякларын эшкәртү өчен билгеләнгән станок белән махсус машина бирделәр; ветеринария клиникасы җиһазланды, белгечләр анда  мәчеләр һәм этләр белән катлаулы булмаган хирургия һәм дәвалау процедуралары үткәрәләр; үзебезнең ветеринария даруханәсе эшли. “Меркурий“ электрон  системасы буенча терлекчелек продукциясенә ветеринария-озату документларын рәсмиләштерүне җайга салдык.

Берләшмәдә кайнатылмаган сөткә һәр көнне 30га якын ветеринария документы тутырыла. Нәтиҗәле эшләү өчен безнең хезмәт тиешле материаллар һәм диагностикалау чаралары белән тәэмин ителгән.

Ветберләшмә штатында – 30 кеше. Аларның һәркайсы үз урынында үз эшен намус белән башкаручы югары класслы белгеч. Һәр хезмәткәр турында бары тик мактау сүзләре генә әйтеп була. Ветеринария табибе, ветэксперт Валентина Карпухина, баш эпизоотолог Александр Мясников эшкә үтә җавапчыл якын киләләр.

Ветеринарларның көндәлек хезмәте җиңел түгел, урыннарга бару, уңайлыкларның булмавы һ.б.лар белән бәйле. Әмма ветеринарлар кыенлыклардан курыкмыйлар һәм яхшы нәтиҗәләргә омтылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев