Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның үзәк мәйданында Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

Диңгезчеләр буыны өчен изге көн булып саналган бәйрәмне бергәләп билгеләп үтү өчен гаиләләре белән йөзләгән кеше җыелды. Төп мәйданда иртәдән үк музыка яңгырап торды. Ә тантана исә Аксубай ДОСААФ иҗтимаги оешмасы оештырган мотоузыш белән башланды – ХДФ һәм ДОСААФ әләмнәре таккан дистәләгән машина мәйданга чыкты.

 Хәрби-диңгез флоты көнендә Татарстан Республикасы Диңгезчеләр  җыенының Аксубай районындагы филиалы оештырган тантаналы чарада барлык диңгезчеләрнең дә батырлыгы билгеләп үтелде. Ике ел элек диңгезчеләр диңгез флоты хезмәте ветераннары истәлегенә стела куйдылар. Тантана диңгезчеләр истәлегенә куелган һәйкәл янында әләм күтәрү, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм үз Ватаннары өчен һәлак булган диңгезчеләрне бер минутлык  тынлык белән искә алу чаралары белән башланып китте. Район  җитәкчелеге, диңгезчеләр, аларның гаиләләре һәм флотны хөрмәт итүчеләр дан мемориалы итәгенә таҗлар һәм чәчәкләр салдылар.

- Безнең диңгезчеләр элек-электән иге-чиге булмаган илебезне саклаганнар һәм бүгенге көндәдә Россия иминлеген саклап хезмәт итәләр. Әлбәттә инде, без Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флотының бөтен тарихын хәтеребездә саклыйбыз.  Бүгенге көндә Нева  елгасы өстендә кораблар парады үтә,  тотрыклылык һәм безнең имин тормышыбыз нигезе булып торган флот белән бөтен Россия горурлана, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов диңгезчеләрне бәйрәм белән тәбрикләп.  – Россиядә Диңгез флотын булдыруга үз өлешен керткән Бөек Петрны искә төшереп үтми булмый. Шул вакыттан алып күпме бәрелешләр, сынаулар булып үткән, әмма һәрвакытта да Россияне нәкъ менә хәрби-диңгез флоты коткарып калды.

Ул диңгезчеләрнең барлык буынын берләштергән Диңгезчеләр җыены иҗтимаги оешмасын булдырган районның ХДФ ветераннары  – Николай Прончатовка, Флен Зәйнуллинга рәхмәт белдерде.  Район горурлыгы булган  ветераннар Әфрәим Хәлиуллин һәм башкалар кебек,  диңгез флоты йолаларына тугры калган диңгезчеләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткереп, диңгезчеләрнең киләчәк буыны нәкъ менә аларга тиңләшергә тиеш дип ассызыклады.

Танатанада катнашучыларны ТР Диңгезчеләр җыены вәкиле, II ранг капитаны Рөстәм Кормашев, Чирмешән һәм Аксубай  районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин, Аксубай районы чиркәве башлыгы Александр Качаев  бәйрәм белән котладылар.

Районның актив диңгезчеләрен район башлыгы һәм  Республика иҗтимаги оешмасы исеменнән Рәхмәт  хатлары белән бүләкләделәр.

Хәрби-диңгез флоты Россия дәүләтенең куәтен һәм көчен билгеләүче символ булды һәм шулай булып кала.  Шуның өчен дә  Аксубайда ХДФ көнен бәйрәм итү чын-чынлап халык бәйрәменә әверелде –   район мәдәният бүлеге күләмле концерт программасы әзерләгән иде. Яраткан артистлар башкарган диңгезчеләр тематикасына багышланган җырлар астында күпләр түзеп тора алмадылар, кушылып биеделәр.

Фонтан янындагы мәйданда шатлыклы мохит хөкем сөрде. Диңгезчеләргә хас киемнәрдән булган хатын-кызлар, балалар бәйрәмгә ямь генә өстәде. Күркәм гадәт буенча, диңгезчеләр  бәйрәмгә килгән барлык кунакларны флотча макарон һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

 

Бәйрәмнән фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев