Аксубайның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәләр
Иске Ибрай урта мәктәбендә «Хәерле юл» яшь юл хәрәкәте инспекторлары түгәрәге актив эшли.
Түгәрәк җитәкчесе укытучы Ләйсән Хөснелгатина балаларны эшлекле уеннар, танып белү дәресләре нигезендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауга җәлеп итә.
Яшь инспекторлар белән эшләү программасы киңкырлы. Балалар юл хәрәкәте иминлеге буенча барлык район һәм зональ ярышларда катнашалар һәм призлар оталар. Уку елы башыннан мәктәптә берничә кызыклы чара узды. Бу малайлар да, кызлар да яраткан велоузыш, яшь юл хәрәкәте инспекторларының беренче сыйныф укучылары алдында чыгышы һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр ролендә балалар бакчасына бару. Түгәрәк әгъзалары сабыйлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча кызыклы уеннар һәм бәйгеләр уздырдылар.
Фото: Иске Ибрай мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев