Аксубайның яшь йолдызлары «Созвездие-Йолдызлык 2022» фестивале сәхнәсен яуладылар
Балалар сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты тәрбияләнүчеләре жюрига үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр.
Чистай шәһәренең мәдәни үзәгендә ике көн дәвамында «Созвездие-Йолдызлык 2022» телевизион фестивале зональ этабының сайлап алу бәйгесе узды. Бер сәхнәдә Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай, Аксубай районнары иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар залда утырган тамашачыларны гына түгел, фестиваль сайтында онлайн-трансляцияне караучыларны да үзләренең якты, матур чыгышлары белән сөендерделәр.
Фестиваль сезоны башланыр алдыннан барлык катнашучылар да әйдәп баручы вокал һәм бию сәнгате осталарыннан, шулай ук конферанстан киңәшләр алдылар. Танылган сәнгать эшлеклеләре алар өчен осталык дәресләре үткәрделәр, чыгыш ясар алдыннан нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәттеләр.
Яшь артистлар үзләренең дан минутларын дулкынланып көттеләр. Барлык номерлар да репетицияләрдә кат-кат кабатлануга карамастан, алар тамашачы алдына чыгар алдыннан гримеркаларда һәр хәрәкәтне һәм нотаны янә тикшереп карадылар. Педагоглар да, шулай ук катнашучыларның әти-әниләре дә зур ярдәм күрсәттеләр.
Җиңүчеләрнең исемнәре зональ турның гала-концертында игълан иттелде. Безнең яшь артистларның гаҗәеп хореографиясе һәм талантлы вокалы чыгышлары тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да битараф калдырмады.
Кече яшь төркемендә «Вокал-соло» номинациясендә Варвара Панюкова – беренче дәрәҗә лауреат, урта төркемдә Регина Черникова икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Аларның җитәкчесе – Эвелина Сруртдинова. Икенче урынны педагог Марина Царегородцева җитәкләгән район мәдәният йортының «Оляпка» һәм «Соловушка» вокал ансамбльләре яулады. Алар фестивальнең суперфиналына юллама алдылар. «Орхидея» һәм «Восторг» ансамбльләре биючеләре махсус приз белән бүләкләнде.
– Балалар бик тырыштылар. Алар үз районнарын лаеклы тәкъдим иттеләр, республикада иң масштаблы яшьләр эстрада сәнгате фестивале сәхнәсендә талантларын күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Галина Сруртдинова. – Әлбәттә, монда балаларның талантларын үстерүгә күп көч куйган, кайгыртучанлык күрсәткән укытучыларның да, балаларын аларга ышанып тапшырган һәм уңышларына ышанган ата-аналарның да өлеше бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев