Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның «Ватанган хезмәт итәм» сугышчы-ветераннары берлеге бер елга эш планын билгеләде

Район мәдәният йортында барлык төр гаскәрләр вәкилләренең гомуми җыелышы узды, анда ветераннар көннең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм алга таба эшчәнлек планын билгеләделәр.

Район ветераннарының «Ватанга хезмәт итәм» берлеге кураторы Наталья Егорова иҗтимагый оешманың еллык эшенә йомгак ясады. Ел нәтиҗәле узды. 2021 елда ветераннар берлеге үз сафларында районда оешкан барлык сугышчы-ветераннарның иҗтимагый формированиеләрен берләштерде, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлегенә кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне хәл итә алды, патриотик юнәлештәге күпсанлы чаралар уздырды.

Сөйләшү җитди, кызыклы килеп чыкты, катнашучылар көнүзәк мәсьәләләрне күтәрделәр, проблемалар турында сөйләделәр һәм үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Җыелышта яшьләр һәм укучылар белән нәтиҗәле тәрбия эше алып бару өчен район башкарма комитеты,мәдәният бүлеге, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, хәрби комиссариат белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәк, дип ассызыкладылар. 2022 елга киләчәк план буенча фикер алышулар әлеге оешмалар вәкилләре катнашында узды.

Агымдагы елга эш планында иң мөһим моментлар билгеләнде – февральдә хәрби-патриотик тәрбия айлыгын уздыру (төрле төр гаскәрләр ветераннары район мәктәпләрендә батырлык дәресләрендә катнашачаклар, укучыларга армиядә хезмәт итү турында сөйләячәкләр); Җиңү парадында, өлкән сыйныф укучыларының кыр җыеннарында, төрле төр гаскәрләргә багышланган бәйрәмнәрдә катнашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев