Аксубайның тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын тапшыруга керештеләр
Бүген 9нчы сыйныф укучылары мәҗбүри фәннәрнең берсе – рус теленнән дәүләт имтиханы тапшыралар.
Аксубай районында тугызынчы сыйныфны 252 укучы тәмамлый. Бүген алар үз гомерләрендә беренче җитди имтихан – рус теле буенча төп дәүләт имтиханын тапшыралар. Имтихан ике көндә узачак. 27 һәм 28 май көннәрендә алар математика буенча төп дәүләт имтиханын тапшыруга керешәчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел сайлап алынган фәннәр буенча төп дәүләт имтиханы үткәрелми.
Рус теле буенча имтихан тапшыру өчен резерв көннәре – 8 һәм 30 июнь, математика буенча 16 июнь һәм 2 июль билгеләнгән. Авыру яисә башка җитди сәбәп буенча төп срокларда сынау уза алмаганнар имтиханнарны резерв көннәрендә тапшыра ала.
Шулай ук төп дәүләт имтиханын “икеле”гә язучылар өчен дә «резерв» каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев