Аксубайның спортчы кызлары ярышларда «алтын» яулый
Биектауда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында (18 яшьтән яшьрәк түгел) билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.
Гадәттәгечә, «Биектау» универсаль спорт залында республиканың иң көчле көрәшчеләре җыелды. Ярышларда Татарстан Республикасының 20 муниципаль районыннан 130 спортчы катнашты.
Спортчылар тренерларга, турнир хөкемдарларына һәм кунакларга бер ел эчендә тупланган осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Ярышлар тәмамланганнан соң төрле авырлык категорияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Катнашучылар горурлык хисләре белән мактау баскычына күтәрелделәр.
Аксубай районын спорт мәктәбе тренеры Диләрә Латыйпова һәм аның шәкерте Ольга Шугаева (беренче тренер – Александр Скворцов) тәкъдим итте. Кызлар келәмдә беренче секундтан ук көндәшләренә бернинди мөмкинлек тә бирмәделәр. Безнең спортчыларның җиңүгә омтылышы зур иде. Диләрә Латыйпова үз үлчәү авырлыгында (66 кг) бәхәссез җиңүче булды. Диләрә Латыйпова тәрбияләгән спортчы кыз Ольга Шугаева да үзенең холкын, көчен күрсәтте. Ул үзенең үлчәү авырлыгында (58 кг) җиңүче булды.
– Оля белән без бер келәмнән дип әйтергә дә була. Икебезнең дә беренче тренерыбыз – Александр Скворцов, безне күп нәрсәгә: ныклык күрсәтергә, үз-үзеңә ышанычны югалтмаска өйрәтте. Без аңа күп ярышларда җиңүләребез өчен рәхмәтле. Ата-аналарга да рәхмәт әйтәсе килә – алар ярдәменнән башка бернәрсәгә дә ирешеп булмас иде. Ольганың хәзерге тренеры буларак, аның үз алдына куйган бурычны, һичшиксез, үтәячәген билгеләп үтәр идем, – ди Диләрә Латыйпова.
Безнең спортчылар сентябрьдә Нальчик шәһәрендә узачак Россия чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясаячак. Бу ярышларда җиңү кызларга Дөнья чемпионатында катнашу өчен сайлап алу турын узу мөмкинлеге бирәчәк.
Фото: спорт мәктәбе архивыннан һәм biektaw.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев