Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубайның "Парне" балалар  ансамбле төбәкара фестиваль финалисты булды

Аксубай районы вәкилләре Базарлы Матакта узган Татарстан халыкларының UenFest II Төбәкара традицион уеннары фестиваленең зональ туры финалистлары булдылар.

Бәйрәм Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 210 катнашучыны җыйды. Чарада рус, татар, мари, чуваш, удмурт һәм мордва халык уеннары тәкъдим ителде. Сөнчәле авыл мәдәният йортының Вера Уканеева җитәкчелегендәге балалар фольклор ансамбле  традицион уеннарның республика фестивалендә дә шәп чыгыш ясады  – номинациядә җиңүче булды. Быелгы төбәкара фестивальдә дә безнең балалар барлык конкурс этапларын узып, иң яхшылар рәтендә булдылар һәм финал уеннарына юллама алдылар.

– Без борынгы уеннарны, гореф-гадәтләрне күрсәттек,  – дип уртаклашты мәдәният учагы җитәкчесе Вера Уканеева. – Безнең балалар  уеннарны башлап җибәрүчеләр булдылар, аларны башка шәһәрләрдән һәм районнардан килгән яшьтәшләре  күтәреп алды. Барысы да бик шат иде, катнашудан канәгать калдылар. Безнең коллективның фестивальгә баруын хуплаган әти-әниләргә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев