Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайның икенче мәктәбе укучылары «Бала – төп пассажир» акциясендә катнаштылар

Районда балалар юл-транспорт имгәнүләрен киметүгә юнәлдерелгән «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы дәвам итә.

Район үзәгенең икенче мәктәбендә «Бала – төп пассажир» акциясе узды. Анда 1 «Б» сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Аэлита Шуркина, Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм Нурлат районы буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова катнашты.

Автомобильдә бала – иң төп пассажир. Балалар иминлеге өчен махсус утыргычлар булдырылган, саклау җайланмалары уйлап табылган. Машинада бала булганда, аның куркынычсызлыгы тулысынча руль артында утырган кешегә бәйле. Шуңа күрә гап-гади иминлек чараларын үтәү мөһим.

Акция барышында йөртүчеләргә иминлек кагыйдәләре турында аңлатуга аерым игътибар бирелде. Балалар сыйныф сәгате барышында биремнәрне карадылар, сорауларга җавап бирделәр, ә урамда әзерләнгән белешмәлекләр тараттылар.

Укучылар барлык машина йөртүчеләрне дә яктылыкны кире кайтара торган желатларда каршы алдылар һәм иң төп пассажир – баланы иминлек каешы белән эләктерергә кирәклеге турында искәрттеләр.

 

Фото: Аксубайның икенче мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев