Аксубайның 2нче мәктәбе укучылары Беренче майны мәктәп өмәсе белән каршы алдылар
Яз һәм Хезмәт бәйрәмен район үзәгенең 2нче мәктәбе укучылары да каршылады.
Беренче Май алдыннан биредә территорияне җыештыру буенча өмә оештырылды.
Балалар үз куллары белән спорт, уен мәйданчыкларын, ял зонасын тәртипкә китерделәр.
– Өмә сыйныф укучыларын гына түгел, гомумән, мәктәпне берләштерә. Санитар-экологик икеайлык игълан ителгәндә, без чисталык һәм тәртип урнаштыруда районга ярдәм итүдән читтә кала алмыйбыз, – ди мәктәп директоры Энҗе Туктарова. – Без тагын бер максатны күз алдында тоттык: Беренче май хөрмәтенә оештырылган өмәләр – Советлар Союзы чорыннан ук хезмәт ияләренең төп традицияләреннән берсе булган, бу – ата-аналар гына түгел, ә әби-бабаларыбыз, укучыларыбызның хезмәт тәрбиясе кысаларында салынган традицияләрне дәвам итү. Ата-аналар да бу идеяне хуплады.
Бер сәгать ярым эчендә мәктәп яны участогы чип-чиста булды, гәрчә мәктәпнең техник хезмәткәрләре мәктәп яны һәм мәктәп территорияләрендә бер генә өмә үткәрмәсә дә.
– Мәктәптә Беренче майга өмә оештырылуын шатланып кабул иттем. Без һәрвакыт мәктәп өмәләренә һәм Беренче май демонстрацияләренә йөрдек. Минем ике кызым бар – алар бу мәктәп укучылары. Балалар табигатьне үз куллары белән сакларга кирәклеген белергә тиеш, – дип билгеләп үтте әни кеше Светлана Кечаева.
Укучыларның кәефләре күтәренке иде. Өмәдән соң, мәктәп ашханәсендә тәмле төшке аш белән сыйланып алагач та, алар таралышырга ашыкмадылар, сыйныфлар спорт мәйданчыгында хәрәкәтчән уеннар оештырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев