Аксубайның 2 нче мәктәбе һәм “Буратино” балалар бакчасы “Экояз” республика бәйгесендә җиңүчеләр булдылар
Акция Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан республикада санитар-экологик икеайлык белән параллель рәвештә җиденче ел рәттән үткәрелә.
“Экояз” республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бу ел нәтиҗәләре буенча 2 нче Аксубай мәктәбе һәм “Буратино” балалар бакчасы ЭКОактивистлары районда иң яхшылар дип табылды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел- Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов җиңүчеләргә – белем бирү учреждениеләре директорларына дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды
Район мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр тарафыннан бу ел эчендә зур эш башкарылды. Педагоглар белән берлектә чисталык, иҗтимагый экологик инициативалар өчен актив көрәшчеләр табигатьне саклау өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм бетерү буенча эш алып бардылар.
– Бу бәйгедә җиңү – ул берничә көн нәтиҗәсе генә түгел. Бу әйләнә-тирә мохитне саклау һәм торгызу, кышлаучы кошларга ярдәм итү проблемасы белән янган фикердәшләрнең зур командасы эше, – дип билгеләп үтте 2 нче Аксубай мәктәбе мөгаллиме Надежда Панюкова.
Белем бирү оешмаларында ел дәвамында туган яктагы экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән төрле чаралар, акцияләр һәм өмәләр үткәрелде.
– Әлеге акциядә катнашу экологик культура һәм чүп-чарга урамнарда түгел, ә чүплектә урын булуына ныклы инану формалаштыруга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте “Буратино” балалар бакчасы мөдире Гөлшат Гыйльметдинова. – Моннан тыш, шул рәвешле без балаларны хезмәткә өйрәтәбез, аларда табигатькә, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбиялибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев