Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны урманда елан тешләвеннән саклану турында кисәтәләр

Җәйге урманда йөргән вакытта кеше өчен иң куркыныч булган нәрсә – елан тешләве.

– Җәй башыннан Аксубай үзәк район хастаханәсендә елан тешләүнең ике очрагы теркәлде, – дип хәбәр итте район үзәк хастаханәсенең оештыру бүлеге мөдире Рөстәм Шәрәфетдинов. – Иске Кармәт авылы кешесен – маллар көткән вакытта, Федоровка поселогында яшәүче хатын-кызны җиләк җыйган вакытта елан тешләгән. Зыян күрүчеләргә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде.

Югарыда телгән алынган хәлләрдә гражданнар дәвалау учреждениесенә вакытында мөрәҗәгать итеп өлгергәннәр. Табиб ассызыклап үткәнчә, бу – нормаль физик халәтне тизрәк кайтару өчен бик мөһим шарт.

– Бер генә минут та сузарга ярамый һәм азрак хәрәкәтләнергә кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Аз хәрәкәтләнгән очракта лимфалар хәрәкәте кискен кими, ә хәрәкәт иткән вакытта күп тапкырга көчәя.

Шул ук вакытта, даими һәм озак вакыт табигатьтә булган һәвәскәр гөмбәчеләр, урман хезмәткәрләре мондый бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга мөмкин, дип саныйлар. Елан чагуы гадәттә кешенең саксызлык нәтиҗәсе яки еланның үз-үзен яклау акты. Саклык – елан тешләвеннән котылуның иң яхшы ысулы.

Үз-үзеңне саклау өчен урманда үз-үзеңне тотуның кайбер кагыйдәләрен үтәргә кирәк: урманда яланаяк йөрмәскә; гөмбә яисә җиләк эзләгән вакытта үләннәрне яисә куакларны кул белән араларга ярамый, моның өчен таяк кулланырга. Таякны сизгән елан бик тиз кача.

Еланнарның беренче булып кешегә һөҗүм итүе һәм аңа сикерүе турындагы киң таралган фикер чынбарлыкка туры килми. Елан яныннан, аңа тимичә, тыныч кына үтеп киткәндә, ул урында калачак яисә шуышып китәчәк. Ялгыш өстенә баскан яисә кул белән эләктереп алган очракта ул тешләргә мөмкин.

Еланнардан сакланырга кирәк, әмма аларны һич тә үтерергә ярамый. Алар бик күп корткычларны: күсе-тычканнарны, саранчаларны һәм авыл хуҗалыгына зур зыян китерүче башка күп кенә бөҗәкләрне юк итеп, зур файда китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев