Аксубайлыларның транспорт белән идарә итәргә хокуклары да юк, җитмәсә үзләре исерек хәлдә
ЮХИДИ хезмәткәрләре июль аенда транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш руль артына утырган 7 гражданны, шул исәптән 3 мотоциклчыны тоткарлаган.
Ике машина йөртүче тоткарланды – берсе автомобиль руле артында, икенчесе - мотоцикл, алар транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, җитмәсә алкоголь кулланган хәлдә дә идарә итәләр.
Аның берсе быел 10 тәүлеккә кулга алынган булган инде. Ике материал да җинаять эше кузгату өчен сорау алу бүлегенә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев