Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны техник мәсьәләләр буенча ТР Гостехнадзор Идарәсе җитәкчесе кабул итте

Бүген районда ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов гражданнарны кабул итте.

Гражданнарны кабул итә башлаганчы, республика ведомствосы җитәкчесе район башлыгы Камил Гилманов белән эшлекле очрашу үткәрде, анда тармак мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов белән дә очрашу булды.

Республика Гостехнадзор башлыгы Аксубай техникумында да булды, анда булачак механизаторларның уку-укыту процессын оештыру мәсьәләләре белән кызыксынды.

Бу көнне ТР Гостехнадзорның район бүлекчәсендә шәхси трактор, үзйөрешле техника, тагылмалар хуҗалары һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре булып китте.

Радик Зыятдиновка район халкы, нигездә, үзйөрешле техника белән бәйле сорауларга компетентлы җавап алу өчен мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, килүчеләрне иске техниканы теркәү, элек паспортсыз сатып алынган, тракторны һәм үзйөрешле машиналарны яңадан җиһазландыру һәм башка кайбер проблемалы хәлләр борчыды.

Гражданнарның Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе белән очрашуы конструктив, кызыклы шартларда узды. Радик Зыятдинов һәркемнең соравына тулы җавап бирде.

– Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай бүлеге үз бурычын тиешле дәрәҗәдә башкара, – дип билгеләп үтте ул. – Техник күзәтчелекнең барлык төп юнәлешләре буенча да нәтиҗәле эш алып барыла, күрсәткечләр – республика дәрәҗәсендә. Район халкы белән дә планлы эш алып барыла.

Гражданнарны кабул итү билгеле бер сәгатьләрдә узды, бәлки, бу көнне барлык теләүчеләр дә кабул итүгә эләгә алмагандыр. Әлеге тема буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр бар икән, эш сәгатьләрендә Гостехнадзорның район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтовка мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев