Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлыларны дару үләннәренә багышланган онлайн-фотокүргәзмәгә чакыралар

Карасу авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дару үләннәрен җыю буенча виртуаль сәяхәт оештырдылар.

 Авыл мәдәният йортының Вконтакте рәсми берләшмәсендә «Дару үләннәре патшалыгында» дип аталган сихәтле үләннәр күргәзмәсе урнаштырылган.

Авылларда яшәүчеләр җәйге чорда дәвалау үләннәре әзерли. Аерым үләннәрне җыюның үз вакыты бар. Шуңа күрә моны эшләүгә игътибар бирү аеруча мөһим. Мәсәлән, тузганакларны яз көне, алар чәчәк атканчы җыярга кирәк.

Сары мәтрүшкәне тулысынча чәчәк аткач, ә юкә чәчәген, киресенчә, чәчәкләр тулысынча ачылмаганчы җыясы. Дару үләннәрен җыю белән даими шөгыльләнгән кеше бөтен чәчәкләрнең һәм үләннәрнең дә файдасын күрә белә. Хәтта аларның агулы төрләрен дә дөрес куллана. Кешеләр агулы җиләкләрдән һәм үсемлекләрдән файда күрергә өйрәнде.

«Чананы җәен әзерлә... " дигән әйтем юкка түгел. Менә Карасу авыл җирлегендә яшәүчеләр дә, көздән алып киләсе җәйгә кадәр хуш исле һәм файдалы үләннәррдән ясалган чәйдән ләззәт һәм сихәт алыр өчен, аларны хәзер җыялар.

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев