Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар, якташыбызга, ике бала әнисенә булышыйк!

Безнең районда туып-үскән якташыбызга ашыгыч ярдәм кирәк. 38 яшьлек Энҗе Галиуллина (Дәүләтшина) хәзерге вакытта Төркиядә Анталья шәһәренең Медикал Парк клиникасында дәвалана.

2020 елдан Энҗе кан яман шеше белән көрәшә. Аның диагнозы –көчле лимфообластлы лейкозы, химиотерапия һәм сөяк миен трансплантацияләү үткәрү таләп ителә.

2022 елда рецидив була, шуннан соң көчле химиотерапия курсы уза һәм Санкт-Петербург шәһәрендә сөяк миен күчереп утырту операциясенә әзерлек бара. Кызганычка каршы, химиотерапиянең соңгы курсы сизелерлек нәтиҗә бирмәгән, һәм илебез табиблары мондый хәлләрдә дәвалану медикаментлары һәм протоколлары булмау аркасында берни дә эшли алмый. Дәвалауны Төркиядә Анталья шәһәренең Медикал Парк клиникасы докторлары дәвам итәргә килешкәннәр.

Клиниканың иң яхшы табиблары профессор Бюлент Эсер һәм профессор Рахшан Йылдырым аның тормышы өчен көрәшә.

Дәвалау өчен кирәкле сумма – 8 300 650 сум. Энҗенең якыннары ике бала анасы язмышында катнашуны сорыйлар. Галиуллиннар гаиләсенең клиникада чыгымнарны каплау өчен акчасы юк.

Хәтта сезнең тарафтан күрсәтелгән карталарга күчерелгән 50 яки 100 сум да могҗиза тудырырга һәм Энҗенең сәламәтлеген һәм бәхетле тормышка шансын кире кайтарырга сәләтле!

Саклык банкы картасы: 4276 6200 4435 9309

Тинькофф банкы картасы: 5536 9139 9710 8119

Альберт Ринатович Г. тел: 8 927 414 15 89 (ире).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев