Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблен алкышлар белән каршы алды

Аксубай районының Иске Кыязлы авылында ”Мәдәният” максатчан Президент программасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясады.

Татарстан Дәүләт ансамбле чыгышы Иске Кыязлы һәм, гомумән, район халкы өчен (концертка шулай ук Аксубайдан һәм район авылларыннан да кеше күп килде) бик зур күңелле вакыйга булды. Тамашачылар профессиональ җырчылар һәм биючеләр чыгышын соклану белән кабул иттеләр, һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Татарстан Дәүләт ансамбле кызыклы һәм якты программа тәкъдим итте. Ул тамашачыларның күңеленә хуш килгән төрле вокаль-хореографик композицияләрне, татар халык җырларын үз эченә алды. Җырлы-биюле номерлар оркестрның тере музыкасы белән үрелеп барды. Югары профессиональ дәрәҗәдә куелган концерт Аксубай тамашачылары күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Чыгышлар ахырында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ансамбльдә катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Мин, залдагы барлык тамашачылар кебек үк, Дәүләт ансамбле чыгышыннан бары тик яхшы хис-кичерешләр генә алдым, – дип уртаклашты ул. – Сез – кешеләргә сөенеч, күтәренке кәеф бүләк итүче чын сәхнә осталары. Кичәнең барлык катнашучылары исеменнән иҗатыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Тамашачыларның көчле алкышлары астында Илшат Заһидуллин ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ТРның халык артисты, РФның атказанган артисты Айрат Хәмитовка, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуковка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Балалар сәнгать мәктәбе укучыларын Бөтенроссия һәм республика бәйгеләренә әзерләгән һәм югары казанышларга ирешүләре өчен Данил Исхаков район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Дәүләт ансамбле концерты Аксубай тамашачылары өчен шунысы белән дә үзенчәлекле булды, чөнки башкаручылар арасында безнең районда туып үскән, Балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш укучысы Зөлфәт Сөләйманов та бар иде. Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары аның сәхнәдәге һәр чыгышын аерым дулкынлану белән кабул иттеләр. Ә программа тәмамлангач, үз тәрбияләнүчеләре белән бик теләп аралаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев