Аксубайлылар түләүсез юридик ярдәм ала алалар
2021 елның 26 ноябрендә Аксубай районында Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне узачак.
Гражданнарны юридик мәсьәләләр буенча кабул итү дистанцион режимда (телефон аша) алып барылачак.
Бу көнне гражданнарның мөрәҗәгатьләрен адвокатлар, нотариус, Пенсия фонды һәм Техник инвентаризация бюросы белгечләре кабул итәчәк.
Блгечләрдән белешмәләр алу өчен телефон: 8 (843 44) 2-72-86.
Мөрәҗәгатьләрне кабул итү вакыты – 09:00 сәгаттьән 15:00 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев