Аксубайлылар шәхси хуҗалыклардан сөтне табыш өчен тапшыралар
Шәхси сектор өчен сөт тапшыру – гаилә бюджеты өчен яхшы ярдәм.
Шулай итеп, шәхси йорт хуҗасы сөт тапшырып, көн саен үзенең бюджетын тулыландыра. Ә тапшырылган продукциянең күләме буенча хуҗалык тотучының эшчәнлеге, уңганлыгы турында фикер йөртергә була.
Бу уңайдан бүгенге көндә искеибрайлыларга тиңнәр юк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бу көннәрдә Иске Ибрай авыл җирлегендә яшәүчеләр 2600 килограммнан артык сөт тапшыралар. Икенче урында – 1800 килограммнан артык күрсәткеч белән Беловка авыл җирлеге, өченче урында – Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге (1700 килограмм), Иске Ильдеряк АҖ (бер тоннага кимрәк), аннан соңгы күрсәткечләр Урмандеево, Савруш авыл җирлекләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев