Аксубайлылар шигъри марафонга кушылдылар
Аксубай үзәк китапханәсе 13 апрельдән 10 майга кадәр “Сугыш көйдергән шигырь юллары” дигән шигъри марафон үткәрә.
Беренче көннәрдән үк иҗат процессына дистәләгән шигърият сөюче кушылды.
Катнашучыларның яше ундүрт яшьтән өлкәнрәк. Марафонда мәктәп укучылары да, эшләүче яшьләр дә, өлкән кешеләр дә, район территориясендә һәм аннан читтә яшәүче пенсионерлар да катнаша. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр әлеге чарага чакыруны теләп кабул иттеләр.
Шигырьләр Совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгына багышлана. Алар киләчәк буыннар өчен яуланган тынычлык өчен сугыш каһарманнарына олы рәхмәт хисләре белән сугарылган.
Катнашучылар аларны рус, татар, чуаш телләрендә укыйлар. Кайберәүләр үзләре иҗат иткән шигырьләрне дә укый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев