Аксубайлылар – Россиянең төп чыршы бәйрәмендә
«Хыял» балалар приютында тәрбияләнүче ун бала Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда үткәрелгән илебезнең төп чыршы бәйрәмендә булу бәхетенә ирештеләр.
Бу алар өчен гомергә онытылмаслык тамаша булды. Балалар иң күңелле яңа ел тамашасында рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Аларны озын буйлы курчаклар, әкият геройлары каршы алып, «Җир планетасы серләре» яңа ел феериясендә катнаштырдылар.
Бәйрәм чарасында катнашучыларга чын Кыш Бабайга үз теләкләрен әйтеп хат язу бәхете мөмкин булды.Соңыннан алар Россия башкаласының матур урыннарын карап йөрделәр, музейда экскусиядә булдылар.
Сабыйларны ерак юл да талчыктырмаган, Аксубайга күтәренке кәеф белән шатланып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев