Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Россия Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

Район үзәк мәйданында Хәрби диңгез флоты көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды.

Хәрби диңгезчеләр, офицерлар, хәрби диңгез флоты ветераннары – барысы да июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Хәрби диңгез флоты көненә җыелды. Диңгезчеләр буыны өчен бу изге көнне һич тә билгеләп үтми ярамый. Аларның кайберләре берничә дистә ел элек армияне узган, ә кайберләре кайткан гына. Диңгез флотында хезмәт иткән еллар турында хәтер барысының да күңелендә.

Элеккеге диңгезчеләр үзәк мәйдан буйлап сафка тезелеп үттеләр. Аларны якыннары җылы алкышлар белән каршы алды. Хәтта тельняшка кигән малайлар һәм кызлар да истәлекле көнне билгеләп үттеләр, Россия Хәрби флотының данын һәм хәтерен искә алдылар.

Тантаналы чара диңгезчеләр обелискы янында әләм күтәрү белән ачылды. Мактаулы миссияне Рәис Бикушевка һәм Валерий Альметкинга тапшырдылар. «Барлык буын диңгезчеләренә» обелискы янында һәр геройның батырлыгын хәтердә яңарттылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Район халкы, диңгезчеләр, аларның гаиләләре һәм флотның кадерен белүчеләр дан мемориалына чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

Җыелучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде.

– Хөрмәтле хәрби диңгез флотының барлык статусы һәм ранглары хәрби хезмәткәрләре! Бүген сезгә мөрәҗәгать итеп, актив гражданлык позициягез, яшьләр белән хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча көндәлек эшегез өчен район җитәкчелегеннән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезне бөек Россия бәйрәме белән котлыйм! Сезгә тыныч күк йөзе, гаиләләрегездә мәхәббәт һәм нык сәламәтлек телим!

Бәйрәмдә яшь буынны тәрбияләүгә аеруча зур өлеш керткән диңгезчеләрне билгеләп үттеләр. Семен Поповка һәм Владимир Майоровка район башлыгының Рәхмәт хатлары, Рәис Бикушевка һәм Василий Наумовка башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Диңгезчеләрнең иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Диңгезчеләр җыены вәкиле, II ранг капитаны Рөстәм Курмашев кайнар котлады.

– Сезне Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Хәрби Диңгез флоты көне белән котлыйм! Күп еллар узды һәм хәзер хәрби хезмәт үтүне анализлап, безгә уңыш елмайды, дип әйтә алам. Без чын хезмәт күрдек, диңгез тозының тәмен тойдык. Оныкларыгыз сезнең хаклы рәвештә телняшка кия алуыгыз белән горурлансыннар һәм сезне бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алсыннар иде.

Ул ТР Диңгез җыелышының Мактау грамотасын Фәрхат Нургалиевка һәм Федор Прохоровка тапшырды. Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан диңгезчеләр Россия Федерациясе Оборона министрлыгы медальләренә лаек булдылар.

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Россия Кораллы көчләренең төрле гаскәрләре ветераннары берлеге җитәкчесе Виталий Маркин, чик сакчылары ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Бобов иң изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар катнашучыларны диңгез флоты йолаларына тугры калырга, геройларның батырлыкларын хәтердә сакларга өндәделәр, иҗтимагый әһәмиятле район чараларында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр.

Котлауларга шулай ук «Диңгезчеләр туганлыгы» рәисе, полиция подполковнигы Анатолий Скворцов та кушылды.

– Сезгә, гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга иң изге теләкләр телим! Һәрвакыт сәламәт һәм көр күңелле булыгыз. Бу авыр вакытта иң мөһиме – бергә булу, бер-береңә терәк булу. Тату яшәгез! Диңгезчеләр туганлыгы аксакалларына аерым рәхмәт. Алардан башка бернәрсә дә булмас иде. Алар турындагы хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калсын.

Хәрби Диңгез флоты көненә багышланган бәйрәмдә Николай Прончатов, Николай Скворцов, Виктор Степанов, Анатолий Расчислов, Юрий Зайцевның туганнарына һәм якыннарына, Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Руслан Садыйковның әти-әнисенә рәхмәт белдерделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Хәрби хезмәткә чакыру яшендәге егетләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнашканнары өчен Виталий Сафронов һәм Сергей Елисеев «Диңгезчеләр туганлыгы» грамотасы белән бүләкләнделәр.

Диңгезчеләр өч тапкыр “Ура!” әйтеп җавап бирделәр. Бүләкләнүчеләрне көчле алкышлар белән хупладылар. Мәйданда бәйрәм уңаеннан музыка тынмады. Районның иң яхшы башкаручылары бәйрәмдә катнашучыларны үзләренең җырлары белән сөендерделәр.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев