Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар республиканың тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен тавыш бирә

Бүген иртәнге сәгать сигездән Аксубай районында сайлау участоклары ачылды.

Шуларның берсе – шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 2 нче номерлы мәктәбендә – сәгать уннар тирәсендә җанлылык хөкем сөрде.

Керү юлында тавыш бирүчеләрнең температурасын үлчиләр, кулларны махсус сыекча белән йогышсызландыралар. Шулай ук шәхси саклану чаралары – битлек һәм перчаткалар бирелә. Тавыш бирүчеләр социаль дистанцияне саклый. Хәтта паспортны да участок сайлау комиссиясе әгъзалары кулына тапшырмыйлар, бары тик аны ерак арада гына күрсәтәләр генә.

Тавыш бирүчеләргә өчәр бюллетень бирелә. Тавыш бирү Татарстан Республикасы Президентын сайлау, 28 нче номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутат сайлау һәм Аксубай муниципаль районының җирле үзидарәләре органнарына депутатлар сайлау буенча өч көн дәвамында оештырылачак. Бердәм тавыш бирү көне 13 сентябрьгә билгеләнгән.

Тавыш бирүнең беренче көненә карамастан, аксубайлылар активлык күрсәтәләр. Безнең хәбәрче булган участокта тавыш бирергә гаиләләре, хезмәт коллективлары белән киләләр.

Пенсионер, педагогика ветераны Анатолий Михайлов тавыш бирергә иртән иртүк күтәренке кәеф белән килде.

– Һәркем үз тавышын бирергә тиеш. Республиканың тынычлыгы һәм чәчәк атуы өчен тавыш бирдем, – диде ул.

Биредә үк газ тармагы вәкилләре ирле-хатынлы Елена һәм Александр Убаковлар, педагог-пенсионерлар Валентина һәм Александр Евграфовлар да тавыш бирделәр.

– Республикада тотрыклылык булсын өчен тавыш бирдем , – дип уртаклашты Александр Евграфов.

Тавыш бирү участогына «Юность» спорт комплексы вәкилләре дә килде, алар тавыш бирү – Татарстанда яшәүче һәр кешенең гражданлык бурычы, дип белдерделәр.

Районның сайлау участоклары иртәнге сәгать 8:00 дән кичке 20:00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Бердәм тавыш бирү көне 13 сентябрьгә беркетелгән. 11 һәм 12 сентябрь көннәрендә үз участогыңда алдан тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев