Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Республика фәнни конференциясендә призерлар булдылар

Аксубай укучылары «Батырлык яшәргә тиеш!» республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабыда яхшы чыгыш ясадылар.

Конференциянең финал этабына муниципаль турны уңышлы узган 5 укучы сайлап алынды. Казанда чыгыш ясап, алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Иске Үзи урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Анастасия Титованың (фәнни җитәкчесе Борис Захаров) эше «Иң яхшы экскурсовод» секциясендә иң яхшысы дип табылды. Шул ук мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Олеся Гаврилова «Минем гаилә ядкаре» секциясендә 2 дәрәҗә диплом алды (аны конференциягә педагог Елена Романова әзерләде).

«Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» секциясендә 1 нче Аксубай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Азалия Әһлиуллина эше (җитәкчесе Гөлгенә Сафина) 2 нче урынны алды.

Иске Үзи мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Артем Охотников һәм Рафаэль Тимербаев (фәнни җитәкче Николай Львов) проекты да шулай ук «Без хәтерлибез – без яшибез» секциясендә 2 урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев