Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә кышкыга запас тупладылар

Бүгенге иртә район үзәгенең күпчелек халкы өчен гадәти булмаганча – мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән танышудан башланды.

Иртәнге сәгать җидедә биредә сәүдә рәте оештырылган иде инде. Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган традицион көзге ярминкәгә кешеләрне җәлеп итеп, музыка уйнады. Һәр сәүдә ноктасы көзге мотивлар белән бизәлгән иде. Гомуми белем бирү мәктәпләре вәкилләре бизәлешкә аерым якын килгәннәр. Киштәләрне табигый материалдан композицияләр белән бизәгәннәр.

– Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районның 15 белем бирү учреждениесе катнаша, – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. – Алар мәктәп яны участокларында үстерелгән, артып калган яшелчәләрне саталар. Быел бәрәңге, кәбестә, кишер уңышы уңды.

Шулай ук фермерлар, шәхси эшмәкәрләр дә үзләренең продукциясен тәкъдим иттеләр. Район үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр күп яши. Аларның күбесе күпфатирлы йортларда торалар, күпчелегенең бакчалары юк. Алар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе –кышкыга яшелчәләр, башка кирәк-яракны үтемле бәядән сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек.

Нәкъ менә шундый контингент вәкилләре сатып алучыларның төп өлешен тәшкил иттте дә инде. Хуҗалык эшчәнлеген алып баручылар беренче эш итеп район агрофирмаларыннан ашлык төягән автомобильләр янына килделәр. Шунда ук товарны машиналарга төяделәр. Биредә бал, җиләк-җимеш, кура җиләге, чәчәк үсентеләре сатып алырга мөмкин иде. Туган якны өйрәнү музее кул эшләре күргәзмәсе оештырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ярминкәгә килүчеләрне сәламләде.

– Өлкәннәр көненә багышлап авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештыру – безнең районда күркәм традициягә әверелде, – дип ассызыклады ул. – Бу мәктәпләргә, агрофирмаларга, хуҗалыкларга үстерелгән продукцияне сатып – акча эшләү, аксубайлыларга сыйфатлы товар сатып алу мөмкинлеге бирә.

Сәүдә рәтләрендә сату гөрләп барган арада, үзешчән артистлар ярминкәдә катнашучыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев