Аксубайлы ФИДЕ мастерлыгына кандидат нормасын үтәде
Адель Купцов инде 20 ел дәвамында районда иң көчле шахматчыларның берсе булы тора, шулай ук республика ярышларында күп тапкырлар призер булды.
2006 елда ул Актанышта укучылар арасында үткәрелгән республика спартакиадасында беренче разряд нормасын үтәгән иде. 2008 елда Костромада Идел Кубогында спорт мастерлыгына кандидат булды. Ә күптән түгел халыкара шахмат федерациясе (ФИДЕ) үзенең рәсми сайтында рәсми турнирлар уздыра башлады. Бу турнирлар һәм күп санлы партияләр барышында Аксубай шахматчысы ФИДЕ мастерлыгына кандидатның онлайн нормасын үтәгән. Шулай итеп, ФИДЕ Халыкара рейтингын исәпкә алып үткәрелә торган барлык турнирларда безнең шахматчы фамилиясе белән янәшә ирешелгән исеме дә күрсәтеләчәк.
– Адель якын арада ФИДЕ мастеры нормасын да үти алачак, аның активында халыкара гроссмейстерлары һәм спорт мастерлары белән җиңүләр бар, – дип билгеләп үтте шахмат буенча Аксубай районы җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев