Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайдан яшь китап сөюче республикада чыгыш ясаячак

Иске Савруш авыл китапханәсенә йөрүче Наталия Кузьмина Республика фестивалендә Аксубай районы данын яклаячак.

«Чиксез талантлар фестивале» IV Республика яшьләр фестивале агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында үткәрелә.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре авыл китапханәләре белән берлектә Республика яшьләр фестиваленең район этабын үткәрделәр инде. Яшь китап сөючеләр арасында талантлы кешеләр күп. Аларның һәркайсы үз таланты белән әйләнә-тирәдәгеләрне сөендерә – кемдер төрле әйберләр ясый, кемдер шигырьләр иҗат итә, вокал сәләткә ия булучылар да бар. Республика этабында катнашу өчен Иске Савруш авылы китапханәсенә даими йөрүче Наталия Кузьминаның эшләре сайлап алынган.

Ул рәсем сәнгатен бик ярата. Аның тематикасы – правослау изгеләре, Библия эпизодлары. Ул кечкенәдән рәсем ясау белән мавыккан, авыл китапханәсендә аның иҗат эшләре күргәзмәсе дә оештырылган иде.

 

Фото: Аксубай үзәк китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев