Аксубайдан яшь герой «Кайнар йөрәк» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасында җиңүче булды
Аксубай 3нче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Данила Никитин «Кайнар йөрәк» күкрәк билгесе һәм «Зыян күрүчеләргә ярдәм иткәндә батырлык һәм ныклык өчен» номинациясендә таныклык белән бүләкләнде.
Казанда 2020-2021 елларда «Кайнар йөрәк» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы җиңүчеләрен бүләкләү һәм хөрмәтләү тантанасы булды. Җиде яшь герой үз бүләкләрен алдылар. Тагын өчесе тантанада катнаша алмады.
Аксубай районыннан 3нче Аксубай мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Данила Никитин катнашты. Узган елның маенда Аксубай бистәсенең Горький урамында килеп чыккан янгынны сүндергән вакытта күрсәткән батырлыгы, янгын сүндерүчеләргә һәм өлкәннәргә утлы стихиягә каршы көрәштә күрсәткән ярдәме өчен яшүсмер «Кайнар йөрәк» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы символы һәм күкрәк билгесе, шулай ук «Зыян күрүчеләргә ярдәм иткәндә батырлык һәм ныклык өчен» номинациясендә таныклык белән бүләкләнде.
Яшь геройга бүләкне ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Фәттахов тапшырдылар.
Фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев