Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубайда язгы ташуга әзерләнәләр: Сөлчә елгасы үзәнен техника чистарта

Кече Сөлчә елгасына тагын зур техника килде.

Язгы ташуга каршы чаралар кысаларында район башлыгы Камил Гилманов бистә башкарма комитетына Сөлчә урамы артындагы елга үзәнен чистартырга кушты. Үзе дә эш барышын күзәтергә килде. Быел елгага якын   урнашкан шәхси йортларны су басу ихтималы зур. Февраль башыннан ук инде җир асты сулары әлеге йортларга якыная башлады, су боз өстенә үк чыккан иде.

– Безнең зонада ике ай дәвамында 42-45 градуска кадәр сакланган  аномаль салкыннар нәтиҗәсендә, грунт сулары метр ярым тирәнлеккә кадәр туңып, суны кысрыклап чыгара һәм шул рәвешле түбәнлектә урнашкан урамнарны су басарга мөмкин. Кар һәм җир асты суларын бүлеп җибәрү эшләрен алып барабыз, – дип шәрехләде район башлыгы. – Техника эшли, бер үк вакытта вак куаклардан  чистартуны да башкарабыз. Район үзәгенең  проблемалы урыннарында  үзәннәрне чистарту буенча берничә ел эш алып барыла инде. Монда да проблеманы хәл итәрбез дип уйлыйм, эш бара.

Район башлыгы, киләчәктә су басуга юл куймас өчен, үзәнне тирәнәйтергә һәм вал ясарга планлаштырылуын билгеләп үтте.

Биредә кар урыны белән суны яшерә, әмма кар интенсив эрегәндә биредә су басудан котылып булмаячак. Шуңа күрә техниканы бүген үк эшкә җәлеп итәргә булганнар, елга үзәнен ике атна элек үк тиштеләр, бу юлы су алай ук күп түгел.

Биредә берьюлы берничә участокта эш кайный. Шәһәр тибындагы бистә  башкарма комитеты эшчеләренең берсе бензин пычкысы белән бульдозерга юл ясый  – үзәнне куаклар, агачлар капланган. Бар җайланмасы туңган җирне "кимереп" бара, аннары  бульдозер чүмече эшкә керешә. Гомумән алганда, җир асты сулары китсен өчен, бу участокта әлеге техникага 700 метр ара узарга туры киләчәк. Ә аннары техника ике яр буе урамына парллель булган елга үзәненә күчәчәк.

Авыр техникага ярдәмгә якын-тирә йортларда яшәүчеләр килде – алар техникага юл ясап, куакларны кистеләр.

– Безне егерме ел инде су басканы булмады, ә быел февральдән үк  кочегарка һәм мунчадан суны насослар белән  суыртабыз, – диләр Сөлчә урамында яшәүчеләр. – Без су басудан котылыр өчен, техника өчен соляркага үзебез дә акча бирергә, кулдан килгәнне эшләргә әзер. Безне су басу очрагында районда вакытлыча тору урыннары әзерләнүе турында кисәттеләр кисәтүен. Тик кая да  булса барасы килми, без монда тудык, биредә гомер иттек,  мондый суны гына күргәнебез булды. Тик февраль аеннан ук суның йортларга якынлашуын күргән юк иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев