Аксубайда яшьләр көнен билгеләп үттеләр
Үзәк мәйданда бу уңайдан бәйрәм концерты булды, яшь белгечләрне бүләкләделәр
Яшьләр көненә багышланган төрле чаралар көне буена барды. Кич белән Казаннан махсус кунаклар катнашында бәйрәм концерты булды.
Үзәк мәйданда халык күп җыелган иде. Җыелган яшьләргә муниципалитетның беренче затлары үзләренең иң изге теләкләрен һәм котлауларын җиткерделәр.
- Безнең районда актив, инициативалы, яңа идеяләр белән янган иң булдыклы яшьләр яши. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен без заман белән бергә атларга тырышабыз, районны төзекләндерәбез, яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр ачабыз. Районның яшь кешеләре, һичшиксез, лаеклы алмаш булыр дип өметләнәм, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов.
Концерт программасын бүләкләү тантанасы дәвам итте. Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда актив катнашканнары, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә керткән өлешләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән Андрей Бикмуллин, Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлеге рәисе, Аксубай балалар китапханәсе мөдире Анна Артемьева бүләкләнде. Шулай ук территориядә балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эшенә керткән шәхси өлеше өчен ПДН өлкән инспекторы Венера Хаммәтова билгеләп үтелде.
КДН һәм ЗП җаваплы сәркатибе Марат Сафин, спорт мәктәбе тренеры Алмаз Шәрәфетдинов, җәмәгать тәртибен саклау пунктлары эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч Татьяна Мартынова Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамотасы белән «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге җитәкчесе Динә Ибляминованы, үзәкнең инструктор-методисты Галина Жирнованы бүләкләделәр.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин бу көнне Станислав Гавриловка, Юлия Егоровага, Екатерина Алексеевага, Никита Борисовка, Ника Кабидовага, Яна Зоринага, Эльвира Әхмәтҗановага ирекле ярдәмче китапларын тапшырды.
Кичке концерт программасы Казаннан килгән кавер-төркем чыгышы һәм дәртле дискотека белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев