Аксубайда Ватанны саклаучылар хөрмәтенә зур концерт булды
Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ватанның данлыклы уллары» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең матур концерт программалары белән, илебез каһарманнарының барлык буыннарына да хөрмәт күрсәттеләр.
Район ветераннр хәрәкәтләренең байракларын алып кергәндә, тамашачылар дулкылануларын яшерә алмадылар.
Җыелучыларны Ватанны саклаучылар көне белән район башлыгы Камил Гилманов җылы котлады.
– 76 ел без тыныч күк астында яшибез, чөнки безнең армия – иң яхшысы һәм иң көчлесе, – дип ассызыклады ул. – Бу безнең өчен бик мөһим. – Без Ватаныбызны фашизмнан саклаган фронтовикларны хөрмәтлибез, илнең оборонага сәләтлелегенә үз өлешләрен керткән сугышчыларны, бүгенге саклаучыларны котлыйбыз. Безнең бурыч – лаеклы алмаш үстерү. Без яшьләр белән эш алып барырга, яшь буынны Бөек Ватан сугышы геройлары һәм тыныч вакытта хәрби бурычларын үтәгән кешеләр мисалында өйрәтергә тиеш. Барыгызга да сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим.
Бәйрәм кичәсендә катнашучыларны Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы командующие исеменнән Ватанны саклаучылар көне белән генерал-майор Анатолий Молоствов котлады. Ул элекке сугышчыларны яшьләр белән ешрак очрашырга, аларга армия турында сөйләргә, аны яратырга һәм якларга чакырды.
Районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә өлеш кертүче төрле төр гаскәрләр ветераннарын бүләкләү тантанасы булды. Михаил Безруков, Геннадий Михайлов, Фәрит Нургатин, Василий Пайдаркин, Олег Ярмушкин, Михаил Ефимов, Борис Альдиванов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Тамашачыларның көчле алкышлары астында «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы парадында катнашучы» юбилей билгесен Илдар Рәхмәтуллин, Алексей Глазков алды.
Тантанада катнашучыларны район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова сәламләде.
– Әле 2012 елда гына безнең районда 92 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1000гә якын тыл хезмәтчәне бар иде, – дип искә төшерде ул. – Бүгенге көндә өч ветеран гына калды, тыл хезмәтчәннәре өч йөзгә якын. Ветераннар безнең арадан китә. Шуңа күрә, аларга кадер-хөрмәт, җылы мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк.
Җыелучыларны Ватанны саклаучылар көне белән Аксубай правослау чиркәве башлыгы Александр Качаев һәм Аксубай мәчете имам-мөхтәсибенең гомуми эшләр буенча урынбасары Илнар хәзрәт Сафиуллин чын күңелдән котладылар.
Бу кичтә районның иң яхшы башкаручылары тантана сәбәпчеләренә үз җырларын бүләк иттеләр, район мәдәният йортының бию коллективлары залдагыларның кәефләрен күтәрделәр. Программада районның ветераннар хәрәкәтләре дә катнашты. Сәхнәдән аларның һәркайсына җәмәгать эшендә актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләре һәм бәйрәм белән котлау сүзләре яңгырады. Бу – ЭЭМ ветераны Николай Прончатов нигез салган ТР Диңгез җыелышының Аксубай бүлекчәсе, Федор Семенов инициативасы буенча төзелгән ЗГВ ветераннары бүлекчәсе, сугышчы-интернационалистлар, ракета гаскәрләре ветераннары, чик сакчылары ветераннары, ЭЭМ ветераннары берләшмәләре, шулай ук яшь буын – яшь армия хәрәкәтендә катнашучылар.
Фото: Зинаида Леонтьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев